Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әлмәттәге "Адымнар" мәктәбе төзелеп беткән


Казандагы "Адымнар" мәктәбе. Архив фотосы
Казандагы "Адымнар" мәктәбе. Архив фотосы

"Без 1 сентябрьгә график нигезендә мәктәпне тулысынча эшләтеп җибәрергә өлгерәбез", дигән Әлмәт район башлыгы.

Татарстанның Әлмәт районында "Адымнар" күптелле белем бирү комплексы төзелеше тәмамланган, дип хәбәр итә "Татар-информ" Әлмәт мэрына сылтама белән. Бу атнада объектка таләпләргә туры килүе турында документ биреләчәк. Аннары объект рәсми төстә тапшырылган булып саналачак диелә

"Без 1 сентябрьгә график нигезендә мәктәпне тулысынча эшләтеп җибәрергә өлгерәбез", дигән Әлмәт район башлыгы Тимур Нагуманов.

Әлмәт районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирина Павловская да мәктәп укучыларны кабул итәргә тулысынча әзер дип ышандырган.

"Мәктәп 100 процентка әзер, җиһазлар кайтарылган, сыйныфлар балаларны кабул итүгә тулысынча әзер. Күптелле белем бирү гимназиясендә телләрне тирәнтен өйрәтәчәкләр. Димәк, без өч телдә - урыс, татар һәм инглиз телләрендә укытачакбыз. Балалар факультатив буларак кытай һәм гарәп телләрен өйрәнәчәк", дигән ул.

"Татар-информ" хәбәр иткәнчә, Түбән Камада да "Адымнар" күптелле белем бирү гимназиясе төзелеше тәмамланган.

Беренче "Адымнар" полилингваль мәктәпләре 2020 елда Казан һәм Алабуга шәһәрләрендә ачылды. Уку йортлары Татарстанның элекке президенты, "Яңарыш" фонды рәисе Миңтимер Шәймиев тәкъдим иткән күптелле мәктәпләр челтәренә карый. Былтыр мондый мәктәп Чаллы һәм Актанышта ачылды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG