Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Кырымтатар музыкасының асылын аңлаган белгечләргә шартлар тудырырга кирәк"


Кырымтатар музыкасы бүген ни хәлдә, ул ни дәрәҗәдә сакланган? Шушы сорауларга җавап эзләп Азатлык Кырым дәүләт сәнәгать-педагогия университетының музыка кафедрасы укытучысы, педагогика фәннәре кандидаты Рустем Комурджи белән сөйләште.

Рустем Комурджи сүзен кырымтатар халык иҗатыннан башлады. Бүген сәхнәдән безнең башкаручылар тарафыннан халык иҗаты (фольклор) итеп күрсәтелгән кырымтатар музыкасы үрнәкләре ул чын фольклор түгел, диде ул. Белгеч фикеренчә, бу фольклор үрнәген матурлап башкару, интерпретация. Фольклор ниндидер бер вазгыять белән бәйле рәвештә иҗат ителә. Мәсьәлән, кеше эшләгәндә ниндидер көй, йә текст иҗат итә, читтән кемдер моны язып алып, тормыштагы нинди күренешкә бәйле булганын билгели. Ягъни, импровизация бернинди кагыйдәләргә буйсынмыйча башкарыла, менә бу шартлар фольклорны билгели, диде ул.

— Бүген кырымтатар музыка фольклоры бармы, ул сакланганмы?

Рустем Комурджи
Рустем Комурджи

— Кырымтатар музыка фольклоры бар, ул күбрәк туйларда яши. Мәсьәлән, киленне яшәгән йортыннан кияүгә озатканда фольклор үрнәкләре башкарыла.

Бу йола вактында башкаручылар традицион музыканы уйныфй, ләкин алдан өйрәнелмәгән көйләрне башкара, монда импровизация күзәтелә, чөнки башкаручылар үзләреннән яңа музыкаль өстәмәләр кертә, төрле вариантлар башкара, алар башка чараларда кабатланмаска да мөмкин.

— Туйлардан тыш фольклор тагын кайдадыр күзәтеләме?

— Чигү чигүчеләр җырлаганда, балага әлли-бәлли җырлаганда күзәтелә. Мәсьәлән, мин балаларыма үзем җырлый идем. Бу йолалар сирәк булса да очрый. Хәзерге фольклорны XX гасырда формалашкан караштан чыгып бәяләү бәлки дөрес түгелдер, чөнки фольклорның төрләре дә үзгәрә. Бүген фольклор бөтенләй башка формаларга күчә. Мәсьәлән, ниндидер тарихи вакыйгаларга багышланган хәзерге чараларга башкаручыларны чакырып үткәрү киләчәктә фольклор үрнәге дип кабул ителәчәк.

— Ә сез әйткән чын кырымтатар фольклорын башкаручылар Кырымда бармы әле?

— Әйе, алар әле дә бар. Бу 90 яшен узган кешеләр. Миңа андыйлар очрады, мин аларны язып алдым. Бакчасарай районы Коккозь (Күк күз, Голубинка) авылында 92 яшьлек Зыя ага берничә җырны башкара. Бер ел элек без Иске Кырым (Киров районы) районында 92 яшьлек Мурат ага җырлаганын язып алдык. 80не узган, 90 яшьтәгеләр алар фольклор саклаучылар, ә 60-70 яшьтәгеләр инде икенче дәрәҗә фольклор саклаучылар дип санала. Алардан, сез бу җырны каян өйрәндегез, дип сораганда, алар радиодан, пластинкадан тыңлап өйрәнгәнен сөйли. Кызганычка каршы, фольклорны саклаучылар аз калды һәм алар китеп бара, аларны тиешле дәрәҗәдә язып алучылар да, анализлаучылар да бик аз.

— Бүгенге кырымтатар музыка мәдәниятенең хәле турында нәрсә әйтә аласыз?

— Мәдәниятебез хәзерге тормыш, дөньяда булган процесслар тәэсирендә яши. Бүгенге көндә музыка жанрларның бер-берсенә үтеп керүе күзәтелә. Фәндә "уртачыл мәдәният" дигән термин бар. Мәсьәлән, бу академик музыкага заманча шоу һәм башка элементлар кертелү белән бәйле. Өлешчә бу безнең мәдәниятебездә дә күзәтелә. Беренче карашка безнең өчен болар кабул итәрлек түгел кебек, ләкин процесс бара, моның белән хисаплашырга мәҗбүрбез. Мәдәниятебез хәзер нәрсәдән торганын аңлау өчен без боларны да анализларга тиеш.

Фольклорга килгәндә, без алдынгы фәнни мәктәпләрнең эшчәнлегенә нигезләнеп, музыкаль мирасыбызны мөмкин кадәр өйрәнеп нәтиҗәләр чыгарырга, аның асыл якларын билгеләргә, гомумән, милләтнең иҗатын бәяләргә тиешбез.

— Һәр халыкны туган теле, музыкаль сәнгате, мәдәнияте белән идентификацияләргә мөмкиндер, ә кырымтатар музыкасын үзен ничек идентификацияләргә мөмкин?

— Кайбер эстетик критерийлар нигезендә без бу кырымтатар музыкасы дип билгели алабыз. Узган гасырның 90нчы елларына кадәр кырымтатар музыкасы дистә еллар буена эшләнгән һәм хасил булган музыкаль катламның характеристикалары моңа нигез була ала. Болар арасында кырымтатар музыкасын башкару ысулы да бар. Мәсәлән, бездә 1910 елда язып алынган үрнәк бар. Бу аудионы тыңлаганда бу бик примитив тавыш белән башкару. Ләкин нәкъ менә шул кешеләрнең башкаруы әһәмиятле һәм кыйммәтле Халык арасыннан чыккан башкаручыларның музыкаль белеме булмаган, аларның башкаруы ул вакыттагы вакыйгаларга бәйле.

ХХ гасырда безнең башкаручылар музыкаль белем ала башлады һәм милли көйгә мөнәсәбәт үзгәрде, алар аны төрле музыкаль орнаментлар белән бизи башлады. 90нчы елларда бу кырымтатар музыка мәдәниятен билгеләгән бер формага килде. Бүген хәтта болар да үзгәрә бара. Туйларда уйнаган яшь башкаручылар кырымтатар музыкасын башка мәдәниятләр тәэсирендә тәкъдим итәләр. Алар ХХ гасыр ахырында формалашкан кырымтатар музыкасыны үзгәртәләр. Без милли музыкабызга хас булган музыкаль интонацияләрне, ритмнарны, музыкабызның нигезен югалта барабыз.

Ни өчен югалтабыз, чөнки яшьләр туган телләрен белми, алар бу мәсьәләдә тирәнгә китми, бу хакта уйланмыйлар. Төп сәбәбе, бәлки, шунда - безнең галимнәребез бу мәсьәләдә бик пассив. Алар кырымтатар музыкасы нәрәсәдән торганын, аны кырымтатар музыкасы итеп нәрсә билгеләгәнен өйрәнергә һәм нәтиҗәләрне җәмәгатьчелеккә даими җиткерергә тиеш. Безнең тиешле дәрәҗәдә белемебез булмаганга музыкабызда коточкыч вазгыять күзәтелә. Гыйльми фикер йөртү юк. Әйе, фәнни мәкәләләр чыга, ләкин алар бүгенге көнгә аз гына бәйле, зур өлеше үткәндә чыккан мәкаләләрнең компиляциясе.

— Кырымтатар композиторлары яңа формаларга күчәме юкмы?

— Бүген Эльвира Эмир, Мерзие Халитова, Назим Амедов кебек композиторларыбыз академик жанрда иҗат итә. Тәрәккыят заманча композиторлар Расим Рамазанов, Усеин Бекиров иҗатында туктый. Аларның иҗатында кырымтатар музыкасы элементлары, колориты заманча һармониядә һәм өстәмә буларак ниндидер джаз элементларына нигезләнә. Галим Коненның катламнар теориясенә нигезләнсәк, аларның иҗатын бәлки өченче катламга кертеп буладыр. Беренче катлам - бу фольклор, икенче катлам - академик музыка, өченчесе - бу академик юнәлешнең күңел ачу төре белән кушылып китүе. Без композиторларда һәм башкаручыларда шул күренешләрне күзәтәбез. Башка яңа юнәлешләр һәм жанрлар да барлыкка килә.

— Джаз белән мавыгып киткән кырымтатар башкаручылары соңгы елларда аз түгел...

— Әйе, ләкин монда сораулар да күп. Күп кенә очракта бу копия, компиляция, монда оригинальлек аз. Хәтта танылган башкаручыбыздан, бу үзең эшләп чыгарган музыкаль конструкцияме, яисә аннан-моннан алынган нәрсәме дип сораганда, ул уйлап чыгарган нәрсә түгеллеген раслый. Димәк, ул кырымтатар музыкасы нигезенә кемнеңдер импровизациясен яраклаштыра дигән сүз.

— Сез башлаган милли кырымтатар кораллары оркестрын оештыру тәҗрибәсе нәрсә күрсәтте?

— 2002 елда мин студентлар белән квинтет оештырганнан соң, 2009 елда кырымтатар уен кораллары оркестры барлыкка килде. Репертуарны эшләдек, төрле мәйданчыкларда чыгышлар ясый башладык, телевидениегә язылдык. Ләкин 2019 елда оркестрны туктатырга мәҗбүр булдык. Университетта милли уен кораллары яңгыравын, төрле әсәрләр башкаруны җитәкчелектә аңламадылар. Хәзерге көндә җиңел музыка, вакыт уздыру өчен эшләнгән музыкага күбрәк әһәмият бирелгән заманда милли музыкага игътибар зур түгел булып чыкты.

Икенчедән, белемнәре җитәрлек булмаган кайбер башкаручылар, без - кырымтатар мәдәнияте вәкиләре, без аңа хезмәт итәбез дип үзләрен тәкъдим итсәләр дә, чынлыкта аларның башкарулары миллиликтән, халыкчанлыктан ерак дияргә мөмкин. Мәсьәләне хәл итү өчен кырымтатар музыкасының асылын аңлаган һәм моны эшләргә әзер булганннарга эшләү өчен шартлар тудырырга кирәк.

***

Кырымтатар музыкасы сөрген вакытында милләтне саклап калуда зур роль уйнаганы сер түгел. Туйларда башкарылган җырлар, биюләр, халыкның бер урынга җыелуы КГБ, совет органнарының даими күзәтүендә булды. Туйларда "Ватан көе" дип игълан итеп, ике биюче чыгып биегәндә һәр кунак аларга акча кыстыра иде. Җыелган акчалар милли хәрәкәт казнасына китә иде. Халык шундый ысулны еллар буе даими кулланып килде. Ул вакытта кырымтатар музыкасы, бәлки кырымтатарларның үзбилгеләнү факторы да булгандыр.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG