Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада 5,5 миллион сумга патриотик җыр фестивале үткәрәчәкләр


Архив фотосы
Архив фотосы

Фестивальнең гала-концертында Башкортстаннан һәм башка төбәкләрдән солистлар, музыкаль төркемнәр катнашачак, алар хәрби-патриотик җырлар башкарачак. Чара 17 сентябрьдә үтәр дип көтелә.

Башкортстанның халык иҗаты үзәге "Сугышчан биеклек" ("Боевая высота") патриотик җыр фестивале оештыру һәм уздыруга аукцион игълан иткән. Фестивальне төбәк казнасындагы акчаларга үткәрәчәкләр, дип яза РБК. Моңа 5,5 миллион сум тотмакчылар.

Фестивальне һәм гала-концертны оештыручы бу акчага аның концепциясен төзергә, сценариен язарга, аларны заказ бирүче белән килештерергә, иҗади коллективлар, алып баручылар сайлап алырга, репитицияләр үткәрергә, катнашучыларны ашатырга тиеш диелә.

Фестивальнең гала-концертында Башкортстаннан һәм башка төбәкләрдән солистлар, музыкаль төркемнәр катнашачак, алар хәрби-патриотик җырлар башкарачак. Бу чара 17 сентябрьдә "Торатау" конгресс-һоллы артындагы амфитеатрның ачык мәйданында үтәчәк. Гала-концерт алты сәгатьтән дә ким бармаска тиеш диелә.

Фестивальдә "Чичерина" төркеме һәм Екатеринбурның "Уралбэнд" оркестры чыгыш ясар дип көтелә. Концертта Ростов, Димитровград, Ульян, Мински, Ярославль, Череповец һәм Акъяр (Севастополь) артистлары да катнашачак. Фестивальдә Башкортстанның "Аргымак" этнорок төркеме, Via Chappa, Илья Дәүләтъяров һәм "Весенний призыв" төркеме тәкъдим итәргә мөмкин.

Уфада "Сугышчан биеклек" патриотик җыр фестивале беренче тапкыр 2014 елның 19 июнендә үткән иде. Шушы ук елны Русия Кырымны аннексияләде.

Быел 24 февральдә Русия Украинага бәреп керде. Путин башлаган сугыштан соң Русия түрәләре халыкта ватанпәрвәрлек хисләре уятыр өчен төрле юллар эзли башлады.

Украинадагы "махсус операция"не хуплаган "Za Россию" музыкаль марафонына йөз миллион сумга якын акча тотулары билгеле булган иде. Бу – Русиянең музыкаль чыгышларга түләү өчен иң кыйммәтле дәүләт килешүе, дип искәртте журналистлар.

Татарстанда исә Донбасска һәм Донбасс качакларына акча һәм һуманитар ярдәм җыю өчен хәйрия концертлары уздырыла башлады.

Татарстанның Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте фонды да Казанның филармония залында "Кайсыгызның кулы җылы" исемле махсус концерт уздырган иде. Ул Украинадагы сугышта һәлак булган татарстаннар хөрмәтенә багышлана, концерттан кергән табыш Донбасска ярдәм итүгә җибәреләчәк, диелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG