Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан "Аэрофлот" белән Ту-214 очкычларын җитештерү килешүе төзергә ниятли


Архив фотосы
Архив фотосы

Татарстанда җитештереләчәк Ту-214 чит илләрнең Boeing һәм Airbus очкычларын алмаштырырга тиеш булачак. Ул 210 юлчыны сыйдыра, 6,5 мең километр ераклыкка кадәр оча ала.

Татарстан "Аэрофлот" белән Ту-214 очкычларын җитештерүгә килешү имзаларга әзерләнә. Бу хакта Inkazan басмасына Татарстан президентының һава комплексы ярдәмчесе Равил Зарипов сөйләгән.

"Безнең"Аэрофлот", шулай ук башка һава ширкәтләре кебек җитди кулланучыларыбыз бар. Якында "Аэрофлот" белән килешү булачак дип өметләнәм. Делегация Казанда эшли инде" дигән Зарипов.

24 февральдә Путин фәрманы белән Украинага каршы сугыш башланганнан соң, Русиянең һава ширкәтләренә очкычлар, алмаш өлешләр һәм җиһазлар сатуны тыя торган чикләүләр кертелде.

Татарстанда җитештереләчәк Ту-214 чит илләрнең Boeing һәм Airbus очкычларын алмаштырырга тиеш булачак. Ул 210 юлчыны сыйдыра, 6,5 мең километр ераклыкка кадәр оча ала. Хәзерге вакытта Ту-214 очкычларын "Россия" махсус очучы отряды" илнең беренче затларын ташу өчен куллана.

Март ахырында Русия вице-премьеры Юрий Борисов Казан авиация заводына елына ким дигәндә ун Ту-214 очкычы җитештерү бурычы куйган иде. Ул вакытта Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов оешма моны башкарып чыга алачак, дип белдерде.

Апрельдә исә Казан авиация заводында Ту-214 җитештерү өчен белгечләр җитмәве билгеле булды. Барлык төр белгечләргә дә: эшчеләргә, инженерларга, техник хезмәткәрләргә кытлык бар диделәр.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG