Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шәйморатов исемендәге батальон сугышчылары хәрби күнегүләрне тәмамлый


Шәйморатов исемендәге башкорт батальоны, "Башинформ" фотосы
Шәйморатов исемендәге башкорт батальоны, "Башинформ" фотосы

Шәйморатов исемендәге башкорт батальоны хәзерге вакытта Оренбур өлкәсендә хәрби күнегүләр уза. Хәбиров сугышчыларга рәхмәт әйтеп, "Сез безнең республиканы тәкъдим итәсез" дигән.

Шәйморатов исемендәге башкорт батальоны хәрби күнегүләрен тәмамлый, аларны бер айга якын Оренбур өлкәсендә әзерләделәр. Тиздән сугышчылар Украинага китәчәк дип көтелә.

Батальон янына Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров барган, ул сугышчылар белән горурлануын белдергән.

— Мондый карар кабул итүегез өчен рәхмәт, ул бик кирәкле. Бу зур җаваплылык. Безнең өчен дә, сезнең өчен дә, — дигән ул. Бу хакта "Башинформ" яза.

Башкортстан башлыгы сугышчыларга гаиләләре өчен борчылмаска кушкан, кирәк булса балаларын бакчага, хатыннарын эшкә урнаштырачакларын әйткән.

Якында республика җитәкчелеге Башкортстанның икенче – Александр Доставалов исемендәге батальоны хәрби әзерлекләр алган урынга да барачак, диелә.

Башкорт батальоннары янына Башкортстан башлыгының республика хәрбиләре белән элемтә киңәшчесе Алик Камалетдиновның да даими барып торуы әйтелгән, беренче батальонны оештыру тәкъдимен ул ясаган иде.

Украинага каршы сугышка батальоннар белән бергә аның да китәчәге әйтелә. Камалетдинов корал белән тәэмин итү, һуманитар ярдәм, хәрбиләрнең шәхси проблемлары кебек мәсьәләләрне хәл итәчәк диелә.

24 февральдә Русия Украинага каршы сугыш башлады. Русиядә ачык мобилизация юк, ләкин төрле юллар аша кешеләрне кораллы көчләр белән кыска вакытлы контракт төзүгә җәлеп итәргә тырышу бар. Ихтыярилардан батальоннар оештырыла. Андый батальоннар Татарстан белән Башкортстанда да оешты.

Соңгы вакытта ихтыяриларның сугышта һәлак булуы турында еш хәбәр ителә, аларның күпчелеге урта яшьләрдәге ирләр.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG