Башкортстан Корылтае депутатлары көзге сессиядә Башкортстанның Көергәзе районы Якшымбәт, Стәрлетамак районы Кантүк, Зианчура районы Байдәүләт авылларында хәмер сатуны тыю турындагы канун өлгеләрен караячак, дип яза парламентның матбугат хезмәтенә сылтама белән "Коммерсантъ".
Дәүләт җыены рәисе Константин Толкачев әйтүенчә, унлап авыл шундый тыю кертүне сорый, әмма депутатлар "мондый тәкъдимнәргә шикләнеп карый", чөнки хәмер сатуны тыю тәҗрибәсе әлегә киң кулланылмый.
Хәзерге вакытта Көергәзе районының Якут авылында гына хәмер сату рәсми тыелган.
Толкачев андагы "вазгыять үзенчәлекле", чөнки соңгы ике елда кибетләрдә хәмер сатылмады һәм җирле халык авылга хәмер кайтармау чараларын канун ярдәмендә күреп куйды дип искәрткән.
Башкортстанда күпчелек дәүләт бәйрәмнәрендә: Яшьләр көнендә, Балаларны яклау көнендә, Сабантуйларда, мәктәпләрдәге Соңгы кыңгырау бәйрәмнәре узган көннәрдә хәмер сатуны тыялар. Быелгы Сабантуйларда да шундый тыю кертелгән иде.
Ә 2020 елда апрель аенда, коронавирус пандемиясе вакытында республикада хәмер сатуны сәгать кичке алтыдан иртәнге сәгать унга кадәр чикләгәннәр иде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!