Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөньяда асаба халыклар көне: Русия кырымтатарларның андый хокукын кире кага


Кырымтатарлар дога кыла (архив фотосы)
Кырымтатарлар дога кыла (архив фотосы)

Украина кырымтатарларның асаба халык хокукын таныды, Русия Кырымда борын-борыннан яшәгән кырымтатарларны асаба халык буларак танудан баш тарта.

9 август — Асаба халыкларның халыкара көне 2022 елда җирле халыклар хатыннарының традицион гореф-гадәтләрне киләчәк буынга тапшырудагы әһәмиятенә багышлана.

Кырымтатар җәмгыятендә хатыннарның роле гаиләдә, бала тәрбияләүдә, тормышның төрле өлкәләрендә элек-электән гаять зур. Сөргенлек урыннарында милли хәрәкттә катнашкан ирләрнең таянычы да, туган телне, гореф-гадәтләрне балаларга өйрәтүче дә булган, үзләре дә милли хәрәкәттә катнашкан хатыннар аз түгел иде. Кырымтатар хатын-кызлары 2014 елда Русиянең Кырымны аннексияләвенә каршы көрәшнең алгы сафларында булды. Аннексия чорында да кырымтатар ирләр күпләп төрмәләргә утыртылганда күп балалы кырымтатар гаиләләренең төп терәге — шулай кырымтатар хатын-кызлары.

Кырымтатар хатын-кызлары Русия төрмәләрендәге кырымтатар ирләре өчен дога кыла
Кырымтатар хатын-кызлары Русия төрмәләрендәге кырымтатар ирләре өчен дога кыла

Ирләренә, улларына, абыйларына теләктәшлек белдереп мәхкәмәләр, вакытлы изоляторлар ишекләре алдында пикетлар, өйләрендә күмәк дога чаралары үткәреп хатын-кызлар кырымтатар җәмгыятен тагын да нык берләштереп тора.

Андый гаиләләргә төрлечә ярдәм итүче "Безнең балалар" хәрәкәтен дә хатыннар оештырды.

Адвокатлар арасында Сафие Шабанова, Эмине Авамилева, Хатидже Мамутова, Лиля Гемеджи һәм башкалар кырымтатар тоткыннарын курыкмыйча якларга тотынды.

Кырымтатар телен өйрәтүче "Фиданчык" клубының, "Арманчыкъ" балалар журналының (Эдие Муслимова), "Кара дингез продакшн" (Лиля Буджурова, Эльзара Ислямова) һәм башка шундый уңышлы проектларның башында да кырымтатар хатын-кызлары тора.

Украина тышкы эшләр министры урынбасары Эмине Джеппарова, Украина президентының Кырымдагы даими вәкиле Тамила Ташева, Евровидение җыр бәйгесе җиңүчесе Джамала һәм башка кырымтатар хатын-кызлары исемнәрен инде күпләр ишетеп белә.

Кырымда борын-борыннан яшәгән кырымтатарлар Русия кануннары нигезендә асаба халык буларак танылмый. БМО генераль ассамблеясы 2007 елда кабул иткән "Асаба халыклар хокуклары декларациясе" өчен Русия һәм Украина тавыш бирмәде, ләкин 2014 елда Украина бу декларациягә кушылды.

Асаба халыклар хокуклары декларациясенең өченче маддәсе: Асаба халыкларның үзбилгеләнү хокукы бар. Бу хокук нигезендә алар үз сәяси статусларын ирекле рәвештә билгели һәм үз икътисади, социаль һәм мәдәни үсешләре белән ирекле рәвештә шөгыльләнә.

2021 елда Украина Югары радасы күп еллар көтелгән "Украинаның асаба халыклары" турында канунын ниһаять кабул итте. Канунда асаба халыклар үзбилгеләнү хокукына ия диелә. Бу канунның кабул ителүе, кырымтатарлар, караимнар, кырымчакларны Украинаның асаба халыклары итеп тану Русиядә негатив реакциягә китергән иде.

Шулай ук Украина хакимиятенең 2021 елгы карарында язылганча, кырымтатар телендә белем бирү процессы латин имласына 2025 елның 1 сентябренә кадәр күчереләчәк.

Украина президентының Кырымдагы даими вәкиле Тамила Ташева беренче адымнар инде ясалды, ләкин кырымтатарлар белән бәйле башка канун проектлары да әзерләнеп килә диде.

Тамила Ташева
Тамила Ташева

— Украина Кырым һәм кырымтатарлар мәсьәләсендә гаделлек торгызылачак, беренче адымнар ясалды инде — деоккупация стратегиясе, Кырым платформасы, асаба халыклар турында канун, кырымтатар телен үстерү стратегиясе һәм хәзер әзерләнүче башка канун проектлары бар, — диде ул.

Ташева Прагада 22-24 июльдә Русиянең азат халыклары форумында чыгыш ясап, Русия хакимияте кырымтатар мәдәниятен, телен һәм тарихын юк итүдә максатчан эш алып бара, Бакчасарайдагы Хан сараен төзекләндерү сылтавы белән аны, киресенчә, юк итү баруы, Акмәчеттә урта гасырдагы Калга-солтан сарае урынында хосусый йорт төзелеше яңадан кузгалуын сөйләде.

"Милли фирка" киңәшенең (шурасы) элекке рәисе Васви Абдураимов Кырымдагы бүгенге хәлләр Кырым өчен генә түгел, бөтен ил өчен дә бер үк дәрәҗәдәге куркыныч стратегиягә нигезләнә, бу — Кырымның киләчәген кырымтатарларны исәпкә алмыйча төзү стратегиясе ди.

Васви Абдураимов
Васви Абдураимов

— Әйтерсең лә Кырымда асаба халыклар юк, кырымтатарлар яшәми, Русия федерациясе конституциясе һәм Репрессияләнгән халыкларны реабилитацияләү турында Русия федерациясе кануны, президент фәрманы белән якланган репрессияләнгән кырымтатар халкы юк. Болар исәпкә алынмый, һәм иң кызыгы, Кырымда барлык канунсызлыклар теләсә кайсы дәрәҗәдәге хакимият түрәләренә барып тоташа, һәм алар моның өчен җавап тотмыйлар. Теләгәннәрен кылалар, конституцияне, милли тигезлек хокукларын, кырымтатарларның хокукларын торгызу турындагы Русия кануннарын таптыйлар. 90-нчы елларда хәтта совет системы да кырымтатарлар белән диалог алып барырга һәм аларны хакимият структураларына кертүгә мәҗбүр булган иде. Хәер, үз ихтыярларына каршы, әмма, шуңа да карамастан, алар бу фактордан башка бер нәрсә дә тормышка ашыра алмаячакларын ул вакытта аңлаганнар иде. Хәзерге көндә Кырымда, кырымтатар факторын, аның Русия кануннары нигезендә якланган кечкенә генә хокукларын да кире кагалар. Аннексияләнгән Кырымның аерым бер зонага әверелүе, халыкара дәрәҗәдә Русиянең бер өлеше итеп танылмавы сәбәпле, бу вазгыять өчен беркем дә җавап тотмый — ди Абдураимов.

Надир Бекиров
Надир Бекиров

Асаба халыкларның халыкара тикшеренүләр һәм ярдәм фонды президенты (1997-2014), БМОның асаба халыклар белгече (2003-2008)
Надир Бекиров Русия җитәкчелеге урыс булмаган халыкларга карата максатчан чикләү сәясәте алып бара, ә киләчәктә аларның милли-территориаль берәмлекләрен җимерәчәк ди.

— Берничә ел элек мондый хәл милли округларга кагылды, хәзер бу процесс федерация субъектларына, республикаларга юнәлтелде. Бу бернинди дә симпатия тудырмый һәм Русиядә кырымтатарларның киләчәге юк.

Русия БМОның асаба халыклары хокуклары декларациясен хупламады. Русия кануннары нигезендә кырымтатарлар Кырымда асаба халык буларак каралмый, чөнки безнең сан Русия кануннары белән чикләнгән 50 000 кешедән артып китә, ул безне "милли азчылык" кысаларына куып чыгара башлаячак. Бу кемгә ошарга мөмкин?

Кырымтатарларны Кырымга кайтару һәм урнаштыруга берничек тә акча салырга теләми. Русия көчләре Кырымда кырымтатарларга карата шактый агрессив эш итә. Шул ук вакытта кырымтатарларның Русиягә карата мәхәббәте кайдан килеп чыгарга мөмкин? — ди Бекиров.

2022 елның апрелендә БМО әгъзалары булган илләр оешма тарихында беренче тапкыр Русия вәкилен Берләшкән милләтләр оешмасының Асаба халыклары мәсьәләләре буенча даими форумы әгъзасы буларак сайламады. Русия спортчысы урынына анда Украинадан кырымтатар вәкиле, Кырымда нәшер ителүче "Къырым" газеты баш мөхаррире Бекир Мамутовның улы Сулейман Мамутов (Киевта яши) өч елга сайланды.

Асаба халыклар мәсьәләләре даими форумы Икътисади һәм социаль шураның ярдәмче органы булып тора. Аның мандаты икътисади һәм социаль үсеш, мәдәният, әйләнә-тирә мохитне саклау, мәгариф, сәламәтлек саклау һәм кеше хокуклары белән бәйле асаба халыклар мәсьәләләрен тикшерүне күздә тота.

9 августны Дөньядагы асаба халыклар көне буларак билгеләп үтү турында 1994 елда БМО Генераль ассамблеясында килешенде. Чарада асаба халыклар вәкилләре, БМО әгъзалары һәм структуралары, сивил җәмгыять һәм җәмәгатьчелек вәкилләре катнаша.

БМО 2022-2032 елларны асаба халыкларның телләре унъеллыгы итеп игълан итте.

Дөньядагы 7 мең телнең 40 проценты юкка чыгу куркынычы астында. Асаба халыклар телләре аеруча нык авыр хәлдә, чөнки аларның күбесе мәктәптә укытылмый яки иҗтимагый тормышта кулланылмый.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG