Accessibility links

Кайнар хәбәр

Беренче каналның элекке мөхәррире Овсянникованың өенә тентү килгән


Марина Овсянникова
Марина Овсянникова

Хокук саклау оешмалары хезмәткәрләре Овсянникованың килүен көтеп тормаган һәм аның өенә бәреп кергән диелә. Моңа кадәр Русия гаскәрен "дискредитацияләгән" өчен берничә мәртәбә штрафка тартылган Овсянниковага тентүне бу юлы "фейклар" маддәсе нигезендә уздыралар.

Беренче каналның элекке мөхәррире Марина Овсянникованың өендә тентү бара. Бу хакта ул "ОВД-Инфо"га үзе сөйләгән.

Тентү урынына барган адвокаты Дмитрий Захватов әйтүенчә, хокук саклау оешмалары хезмәткәрләре Овсянникованың килүен көтеп көтеп тормаган һәм аның өенә бәреп кергән. Адвокат тентүне "Русия кораллы көчләре турында ялган мәгълүмат тарату" маддәсе нигезендә үткәрүләрен әйткән.

Беренче канал хезмәткәре Марина Овсянникова 14 март кичендә "Время" тапшыруы эфирында сугышка каршы чара оештырганнан соң танылды. Ул алып баручы Екатерина Андрееваның артына басып, "No war. Остановите войну! Не верьте пропаганде! Здесь вам врут!" Russians against war" дип язылган плакат күрсәткән иде.

Мәхкәмә аны "хәбәр бирмичә халык алдында чара оештыру яки уздыру"да гаепле дип табып, 30 мең сум штрафка тартты.

Июльдә, сәясәтче Илья Яшинга чикләү чарасы сайланган утырышта әйткән сүзләре өчен мәхкәмә Овсянниковага 50 мең сум штраф биргән иде. Аны Русия гаскәрен "дискредитацияләде" дип таптылар. Ул чакта Овсянникова сугышны "XXI гасырның иң коточкыч җинаяте" дип атаган иде.

8 августта элекке мөхәррирне янә 40 мең сум штрафка тарттылар, бу юлы Facebook-та язган сүзләре өчен, "дискредитацияләү" маддәсе нигезендә.

Фейклар һәм гаскәрне дискредитацияләү турындагы кануннар Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң кабул ителгән иде. Ялган мәгълүмат тараткан өчен 15 елга кадәр иректән мәхрүм итүләре бар.

Гаскәрне "дискредитацияләүче" гамәлләр беренче тапкыр кылганда административ хокук бозу булып санала, кабатланса – биш елга кадәр иректән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.

Русиядә "фейклар" маддәсе нигезендә беренче хөкем карары Мәскәүдәге муниципаль депутат Алексей Гориновка чыгарылды, аны җиде елга ирегеннән мәхрүм иттеләр. Депутатлар шурасы утырышында ул "махсус хәрби операция" сүзе урынына "сугыш" сүзен кулланган иде. Русия хакимияте Украинадагы гамәлләрен сугыш дип атауны тыя һәм аны "махсус хәрби операция" дип атый.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG