Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллы мэры Наил Мәһдиев Украинага каршы сугышкан солдатларга һуманитар ярдәм илтмәкче


Наил Мәһдиев
Наил Мәһдиев

Ул бу атнада һуманитар миссия белән Дондагы Ростовка китәчәк диелә.

Чаллыда Украинадагы сугышта катнашучы Русия хәрбиләре өчен һуманитар ярдәм җыялар, дип яза Chelny-biz.ru. Басма мәгълүматынча, бу ярдәмне Чаллы мэры Наил Мәһдиев үзе илтеп бирәчәк, ул бу атнада һуманитар миссия белән Дондагы Ростовка китәчәк диелә.

Һуманитар ярдәмне җыю бөтен шәһәрдә бара, шул исәптән аны башкарма комитет һәм шәһәр шурасы хезмәткәрләре дә җыя, дип яза басма. Ярдәм өчен кирәкле тауарлар арасында антисептиклар, черкиләргә каршы дару, юеш салфеткалар, су, ир-ат оеклары һәм эчке киемнәре, бәдрәф кәгазе һәм башкалар бар.

Һуманитар ярдәмне җыю бүген, 10 августта тәмамлана диелә.

Русия Украинага каршы сугыш башлагач, Татарстан түрәләре арасында Татарстан премьер министры урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиевны исәпкә алмаганда, Украинага баручы булмаган иде. Милли шура рәисе фетнәчел Луһански "халык республикасы"на май башында килеп, "Донбассның традицион диннәре экстремизм һәм неонацизмга каршы" дигән конференциядә катнашты.

Әмма Украина сугышын хуплау һәм һуманитар ярдәм күрсәтүдә Башкортстан алгы сафта бара.

Кичә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Доставалов исемендәге башкорт батальоны сугышчылары янына барган иде. Ул аларның һәрберсенә борынгы башкорт хәрби калканы рәсеме төшерелгән талисманнар бүләк итүен үзенең Telegram-каналында язып чыкты.

Башкортстаннан Украинага җыенучы ихтыярилар батальоны сугышчыларына атап Радий Хәбиров корбан да чалдырды.

Башкортстаннарның керемнәре кимесә дә, республика Луһански өлкәсенең Хрустальный (Красный Луч) шәһәрен үз карамагына алды, даими рәвештә һуманитар ярдәм дә җибәреп тора.

Шул ук вакытта Украинадагы сугышта үлүче Татарстан һәм Башкортстан егетләренең саны көннән-көн арта. Аларны Азатлык рәсми мәгълүматларга һәм чыганакларга таянып, аерым исемлеккә туплап бара. Бу исемлектә хәзерге вакытта Татарстаннан - 106, Башкортстаннан 157 ир-атның исеме бар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG