Accessibility links

Кайнар хәбәр

Быел Татарстанда соңгы тугыз ел белән чагыштырганда иң күп күләмдә хәмер сатылган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Белгечләр моны Украинага каршы сугыш аркасында илдә “психологик кризис” көчәюе, шуңа хәмер кулланучылар артуы белән аңлата.

2022 елның беренче яртысында Татарстанда хәмер сату 2013 елдан соң иң югары дәрәҗәгә күтәрелгән. Бер ел эчендә хәмер сату 6 процентка арткан дип яза Коммерсантъ.

Бер ел эчендә хәмер сату күләме 2,61 млн декалитрдан 2,75 млн декалитрга җиткән. Белгечләр моны Украинага каршы сугыш аркасында илдә "психологик кризис" көчәюе, шуңа хәмер кулланучылар саны артуы белән аңлата.

2022 елда Татарстанның барлык районнарында да хәмер сату арткан. Бигрәк тә Питрәч (19 процентка), Югары Ослан (17 процентка), Яңа Чишмә (16 процентка) һәм Тукай районнарында (15 процентка).

Лаеш һәм Кайбыч районнарында да хәмер сату 13 процентка үскән, Спасс районында – 12 процентка, Чаллыда – биш процентка, Казанда исә дүрт процентка арткан. Мамадыш белән Теләче районнарында гына бу күрсәткечләр иң түбәне – ике процент.

Беренче ярты еллык өчен чыгарылган нәтиҗәләр соңгы тугыз елда иң югары күрсәткечләргә ия, чөнки соңгы елларда Татарстанда хәмер сатуның кимүе күзәтелә иде. Хәмер иң аз сатылган ел – 2015нче ел булды, ул чакта 2,57 млн декалитр алкогол сатып алганнар.

"2020 елдан башлап Русиядә хәмер куллану акрынлап арта бара", дип саный "ЦИФРРА" тикшеренү үзәге мөдире Вадим Дробиз.

Аның фикеренчә, моңа коронавирус пандемиясе сәбәпче булган. "Элек урта сыйныф чит илдә ял итә иде, анда күп күләмдә хәмер эчте, ә 2020 елдан ул Русиядә ял итәргә мәҗбүр калды. Хәзер бу күләмнәр монда эчелә", дип аңлата Дробиз. Моннан тыш ул пандемиянең социаль-икътисади кризис чыгаруын искәрткән, ә кризис һәрвакыт исерткечләр эчүнең артуына китерә, дигән.

Вадим Дробиз әйтүенчә, коронавирус белән бәйле чикләүләр бетерелгәннән соң Русиядә хәмер сату тотрыклы хәлгә килгән булган, әмма Украинага каршы сугыш башланганнан соң, бу вазгыять кабат үзгәргән.

Быел гыйнварда Татарстан вице-премьеры Рөстәм Нигъмәтуллин авылларда хәмер сатучы кибетләр саны азаймасын һәм республикада җитештерелгән исерткеч эчемлекләрне сату кимемәсен өчен, район башлыкларын "бөтен көчне куярга" өндәгән иде.

Бу халык арасында ризасызлык уятты. Татарстан диния нәзарәтенең Аксакаллар шурасы татар авылларында хәмер сатучы кибетләр санын арттырмаска чакырды.

Татарстан Дәүләт шурасы исә 16 мартта узган утырышында республиканың сәүдә нокталарында 8:00 сәгатьтән 23:00 сәгатькә кадәр хәмер сатарга рөхсәт бирүче канун чыгарды. Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин хәмер сату вакытын чикләү аркасында узган ел республика бюджетының 560 миллион сум югалтуын искәртте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG