Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллы укытучысы Раушан Вәлиуллинга эш бүлмәсенә видеокамералар урнаштырылачагын хәбәр иткәннәр


Раушан Вәлиуллин. Архив фотосы
Раушан Вәлиуллин. Архив фотосы

Мәктәп мөдире камералар куелуны аерым алганда "хезмәткәрләрнең үз бурычларын ничек үтәвен күзәтү" өчен куела дип аңлаткан. Активист моңа фикер белдереп, Facebook-та "ФСБ һәм экстремизмга каршы көрәш үзәге мәктәпкә төрле юләрлекләр кертүне таләп иткәндә мәктәп мөдире булу авырдыр мөгаен”, дип язган.

Чаллының 24нче мәктәбендә тарих укытучысы, активист Раушан Вәлиуллин бу елның сентябрь-октябрендә үзе укыткан мәктәпкә, шул исәптән аның эш бүлмәсенә дә камералар куелачагын хәбәр итте. Камералар, аерым алганда, "хезмәткәрләрнең үз бурычларын үтәвен күзәтү, эш урынында хезмәткәрләрнең иминлеген тәэмин итү, иминлек техникасы контроле өчен һәм канунга каршы килердәй гамәлләрне теркәү максатында" куела диелә. Мәктәп мөдире Илгизәр Бисеров имзалаган хатны Вәлиуллин Facebook-тагы сәхифәсендә чыгарды.

Раушан Вәлиулин моңа фикер белдереп, "Әгәр балалар дәрестә коррупция һәм аның белән көрәш турында, яки Аллаһ сакласын, сугыш һәм халыкара һуманитар хокук хакында сораса, хәзер ни дип җавап бирергә соң? Партизан кебек дәшмәскә", дип язган.

Тарих укытучысы "хәзерге чынбарлыкта Русия тарихын объектив укыту Җинаять кодексындагы маддәне гарантияли", дип тә искәрткән.

— Мин эшләгән дистә ярым ел эчендә эш бүлмәмдә, дәресләремдә, мөдир санап узган гадәттән тыш хәлләрнең берсе дә булмады. Бәлки мәктәпләрне биек койма һәм чәнечкеле чыбык белән уратып алып, тирә-ягына сакчылар һәм прожекторлы манаралар урнаштырыргадыр? Кырыс режимлы мәктәп. ФСБ һәм экстремизмга каршы көрәш үзәге мәктәпкә төрле юләрлекләр кертүне таләп иткәндә мәктәп мөдире булу авырдыр мөгаен", — дип язган Вәлиуллин.

Раушан Вәлиуллин – Чаллы активисты, ул элек Алексей Навальный тарафлардары оештырган "Укытучылар альянсы"ның Татарстандагы бүлекчәсен җитәкләде.

Укытучы берничә тапкыр каршылык чаралары оештырды, штрафларга тартылды, сайлауларда катнашты һәм Владимир Путинның 2012 елның май фәрманы белән, "укытучыларның эшен төбәктәге уртача хезмәт хакы белән бәяләү" турындагы фәрманының үтәлүен таләп итте.

29 апрельдә, "террорчылык гамәле турында ялган хәбәр бирү" маддәсе нигезендә ачылган җинаять эше кысаларында укытучыга тентү белән килгәннәр иде.

Раушан Вәлиуллин тентү үткәрүләрен үзенең "актив сивил һәм сугышка каршы карашлары" белән бәйле дип саный.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG