Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төмән хакимияте мәчетне мөселманнарга кайтарудан баш тарта: мөселманнар шәһәргә яңа бина салып бирергә дә риза


Кырынкүл бистәсендәге элекке мәчет бинасы
Кырынкүл бистәсендәге элекке мәчет бинасы

Мәхкәмәдә мәчетне мөселманнарга кайтару мәсьәләсен карау тагын кичектерелде.

Төмән шәһәре Кырынкүл (Казарово) бистәсе мөселманнарының борынгы мәчетләрен кире кайтаруны сораган мөрәҗәгатен мәхкәмәдә карау тагын кире кагылган. Мәчет бинасы хәзерге вакытта шәһәр хакимияте милке булып тора. Бүген мөселманнар белән хакимият арасындагы мәхкәмәнең икенче утырышы узды, һәм бу юлы да ул мөселманнар өчен уңай нәтиҗә бирмәде. Бу турыда Азатлыкка адвокат Руслан Нәгыев сөйләде.

Шәһәр хакимияте мәчет бинасына кайчандыр тагын бер бина өстәп салынган булуына басым ясый. Хакимият вәкилләре мәчет, үзгәртеп корылган бина буларак, үзенең беренчел сыйфатларын югалткан, һәм ул хәзер дини бина булып саналмый, дип бара. Совет чорында мәчеткә тагын бүлмәләр өстәп салынып, ул мәктәп итеп кулланылган булган.

Бу дәгъваларга җавап итеп, Төмән шәһәре мөселманнары шәһәргә аерым яңа бина төзеп бирү тәкъдиме белән чыккан. Бу мәчеткә өстәп салынган бүлмәләр урынына компенсация рәвешендә карала алыр иде, дип саный алар. Моның бәрабәренә шәһәрнең иске мәчет бинасын аның янкормалары белән бергә мөселманнарга кайтаруны шарт итеп куя.

Адвокат Руслан Нәгыев сүзләренчә, әлеге мәхкәмә эшендә хәзер 6 сентябрьгә кадәр тәнәфес игълан ителгән. Бу вакыт эчендә Төмән мөселманнары шәһәр администрациясе белән килешү юллары турында фикер алышырга җыена.

Мөселман җәмгыятенең мәнфәгатьләрен мәхкәмәдә Русиянең илкүләм юристлар берлеге әгъзасы, адвокат Мансур Усманов яклый.

Канун нигезендә элекке гыйбадәтханә биналары дин тотучыларга кайтарылырга тиеш булса да, шәһәр хакимияте мәчетне кайтармаска булган. Кырынкүл бистәсендәге мәчет бинасында озак еллар татар этно-мәдәни компонентлы мәктәп эшләп килде. 2020 елның сентябрендә мәктәп яңа бинага күчте.

Мәктәп иркен, заманча яңа бинага ия булды, ул мәчеттән ике урам аркылы гына урнашкан. Тарихи мәчет бинасы исә шәһәр хакимиятенә тапшырылды.

Бина бушагач та, мөселманнар бу бинада элек мәчет булганлыгы турында бөтен документларны җыеп, мәчетне җирле мәхәлләгә кире кайтару турында гариза бирде һәм уңай җавап алуга өметләнде. Әмма шәһәр идарәсе мәчетне мөселманнарга кайтармаска дигән карар кабул итте.

Мәктәп күчкәннән бирле, элекке мәчет бинасы буш торды. Бина рәсми рәвештә Төмән шәһәре муниципалитеты милке санала. Мәчетне кайтаруда кыенлыкларга очраганнан соң, аның янындагы "Хәдичә" мәчете имамы Арслан Абдулла, ярдәм сорап, адвокатка мөрәҗәгать иткән иде.

2001 елда салынган "Хәдичә" мәчете мөселманнарны сыйдыра алмый, аеруча бәйрәм һәм җомга көннәрендә намаз укырга килүчеләргә урын җитми. "Хәдичә" мәчете мәхәлләсендә 400-500 мөселман исәпләнә, җомгага Төмәннән дә мөселманнар килә, дип сөйләде Арслан хәзрәт Азатлыкка. Аның сүзләренчә, тарихи мәчет бинасында реставрация уздырганнан соң, анда хатын-кызлар өчен намаз бүлмәсе, балаларга мәдрәсә һәм Кырынкүл авылы тарихы музее ачарга булыр иде. Хәзер бина "сайдинг" белән тышланган, әмма мөселманнар аның тарихи кыяфәтен кире кайтарырга тели. Сакланып калган фотосурәтләренә ярашлы итеп манарасын да яңадан куярга уйлаганнар.

"Бу мәчетне безнең бабайлар, аларның әтиләре салган, ул алга таба да мәчет буларак хезмәт итәргә тиеш, аны башкача файдалану дөрес түгел. Бу безнең ата-бабаларыбыздан калган әманәт" ди хәзрәт.

Кырынкүлдәге бу тарихи мәчетне документларда беренче мәртәбә искә алу 1820нче елларга туры килә. Архив документларында агач мәчет Тәүләтбәк Маппаров тарафыннан "Казарово Юрталарында" төзелгән дип күрсәтелгән. Агач бина тузгач, 1885 елда аны яңадан төзергә карар кылалар. Бу эшне башкарып чыгарга Ембаево авылыннан Бибиҗамал Әпсәләмова алына. Бинаны ул тулаем үз акчасына салдыра. Шулай да мәчетне төзүдә финанс яктан чыгышы белән Ембаеводан булган меценат Нигъмәтулла Кармышаков-Сәйдүков та катнашкан булуы ихтимал.

Яңа агач бина таш нигезгә салына. Ул вакытта (1882 ел) Кырынкүл бистәсендә 75 ир һәм 65 хатын-кыз яшәгән, бу кешеләр бергәләп мәчетнең имамнарын акчалата тәэмин итеп, яңа бинаны җылытып һәм төзекләндереп торырга үз өстенә вазифа алган, диелә.

1920нче елларда мәчеттән совет мәктәбе ясыйлар, һәм 2020 елга кадәр анда мәктәп урнаша. 1960нчы елларда мәчетнең манарасы сүтелә.

Кырынкүлдә хәзер 2 меңгә якын кеше яши, аларның 70 проценты татарлар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG