Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Алга" һәм "Тимер" батальоны хәрбиләренә ташламалы фатирлар тәкъдим ителәчәк


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт торак фондына шундый яңа програм булдырырга кушкан.

Русиянең Украинага башлаган сугышында катнашу өчен Татарстанда төзелгән "Алга" һәм "Тимер" батальоннарының ихтыярилары ташлама белән фатир сатып ала алачак. Бу хакта Республиканың Дәүләт торак фонды хәбәр итә.

"Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов "Алга" һәм "Тимер" батальоннарында хезмәт итүчеләрнең торак шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән яңа торак програмы булдырырга кушты", диелә хәбәрдә.

Соңгы вакытта Татарстан хакимияте Украинага китәсе батальоннарга кешеләр җәлеп итүнең төрле юлларын эзли. Мәсәлән, 15 августта Миңнехановның "Алга" һәм "Тимер" батальоннарына кушылучыларга бер тапкыр бирелә торган акчаны 100 мең сумга арттыруы хәбәр ителгән иде. Хәзер сугышчыларга 260 мең сум урынына 360 мең сум түләячәкләр.

24 февральдә Русия Украинага каршы сугыш башлады. Русиядә ачык мобилизация юк, ләкин төрле юллар аша кешеләрне кораллы көчләр белән кыска вакытлы контракт төзүгә җәлеп итәргә тырышу бар. Ихтыярилардан батальоннар оештырыла. Андый батальоннар Татарстан белән Башкортстанда да оешты.

Ихтыяриларның сугышта һәлак булуы турында еш хәбәр ителә, аларның күпчелеге урта яшьләрдәге ирләр.

Күптән түгел Америка күзләвенә сылтама белән The New York Times Украинага каршы сугышта көн саен Русиянең 500 хәрбие һәлак була яки яралана, дип язган иде.

Азатлык ачык чыганаклардан Укринадагы сугышта һәлак булган Татарстан һәм Башкортстан егетләренең исемлеген туплап бара. Анда Татарстаннан 106, Башкортстаннан 157 ир-егетнең исеме бар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG