Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда татарча белем бирү 24 процент тәшкил иткән


Министр урынбасары урыс мәктәпләрендә татар сыйныфы ачуны "үзеңне алдау" дип атады.

2021-2022 уку елларында Татарстанда татарча белем бирү 24 процентны тәшкил иткән. Бу хакта 16 августта республиканың мәгариф һәм фән министры урынбасары Миңзәлия Закирова милли мәгариф торышына багышланган форумда белдерде.

Аерым алганда, әйдәп баручылар дип Азнакай, Актаныш, Арча, Балтач, Мөслим, Саба, Теләче районнары аталды. Мәсәлән, Актанышта татар телендә белем бирү 97 процентка җиткән. Икенче урында – Әтнә районы. Анда татарча укыту 65 процентны тәшкил иткән.

"Әлмәт, Зәй, Түбән Кама, Чаллы, Чистайдан активлык кирәк. Нурлат, Питрәч районнарында туган телдә белем һәм тәрбия бирүдә игътибар көннән-көн төшә. Ә менә Лениногорски, Менделеевски, Югары Ослан чын мәгънәсендә борчу тудыра. Соңгы елларда урыс мәктәпләрендә татар сыйныфы ачу тенденциягә әверелде. Тик бу саламга ябышуга тиң. Үзебезне дә, әти-әниләрне дә алдау, милләтнең тамырына кайнар су кою түгелме? Бу мәсьәләдә битараф булмасак иде", диде ул.

Татар телендә белем бирүнең иң түбән дәрәҗәсе – Югары Ослан районында 0 %, Чаллы – 7%, Менделевски – 13%, Түбән Кама – 14%, Питрәч – 15%, Әлмәт – 17%, Зәй – 17%, Чистай – 17%, Лениногорски – 18%, Казанда 19% тәшкли иткән.

Миңзәлия Закирова сүзләренчә, узган уку елында Татарстанда 629 татар мәктәбе, шул исәптән 118 филиал эшләгән. Аларда 80 меңгә якын бала белем алган.

2017 елдан Татарстан мәктәпләрендә татар телен мотлак укыту тукталганнан соң аны өйрәнүчеләр 9 процентка диярлек кимеде. 2021-2022 уку елында Татарстан мәктәпләрендә татар телен туган тел буларак укучылар саны 63 процент булган.

Русиядә милли телләрне мәктәпләрдә укыту мәсьәләсе 2017 елның җәендә Владимир Путинның "ана теле булмаган телне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл" дигән сүзләреннән соң кискенләште.

Шул елның көзендә прокуратура мәктәпләрне тикшерде һәм милли телләрне мәҗбүри укыту програмыннан алуны таләп итте.

Республика Дәүләт шурасы бертавыштан Татарстан дәүләт теленең ирекле укытылуы өчен тавыш бирде. 2018 елда Русия думасына милли телләрне ихтыри укыту турында канун кабул ителде.

2017 елда татар теленә һөҗүм башланганнан соң татар теленнән чыгарылыш имтиханын бирүчеләр кискен кимеде. Быел Татарстанда бер генә укучы татар теленнән БРИ тапшырды. Биш ел элек әлеге имтиханны 74 бала биргән булган. Бу уку елында 9нчы сыйныфны тәмамлаган укучыларның 3,8 проценты гына туган телдән төп дәүләт имтиханын биргән. Татар телен 1 263 укучы сайлаган. Әдәбияттан имтихан бирергә теләүче табылмаган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG