Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда журналистлар фестивале узачак, аларны ватанпәрвәрлек темасын яктыртырга өйрәтәчәкләр


Иллюстратив рәсем
Иллюстратив рәсем

Чарада катнашучыларның осталыгын аерым алганда Russia Today телеканалының хәрби хәбәрчесе Вячеслав Гузь арттырачак диелә. Шулай ук журналистларга “басма мәгълүмат чараларында ватанпәрвәрлек темаларын яктырту үзенчәлекләре” турында сөйләячәкләр.

19 августта Башкортстанның Караидел районында "Журфест-2022" фестивале уза, анда 500 дән артык журналист катнашачак. Бу хакта Башкортстан хөкүмәтенең матбугат хезмәтенә сылтанып "Коммерсантъ" яза.

— Фестиваль медиапатриотлыкны үстерүгә, журналистларыбыз дучар булган һөҗүмнәргә - фейкларга, социаль челтәрләрдәге һөҗүмнәргә каршы көрәшкә багышланган, — диелә хәбәрдә.

Чарада катнашучыларның осталыгын аерым алганда Russia Today телеканалының хәрби хәбәрчесе Вячеслав Гузь арттырачак диелә. Шулай ук журналистларга "басма мәгълүмат чараларында ватанпәрвәрлек темаларын яктырту үзенчәлекләре" турында сөйләячәкләр.

Күптән түгел Башкортстан журналистлары республикада чыгучы газетларның тиражы кимүне сөйләде һәм моны анда дөреслек язылмау белән аңлаткан иде.

Азатлык белән сөйләшкәндә "Тулпар" журналының баш мөхәррир урынбасары Илдус Фазлетдинов "Хәзер журналистика бары тик пропаганда белән генә шөгыльләнә", дип белдерде.

"Башкортстанда берничә рәсми газет чыга: "Кызыл таң", "Башкортостан", "Республика Башкортостан". Алар барысы да бер йөзле. Алар бер үк мәгълүматны, бер үк карашны бирә. Өстән кушылганны язалар, матбугат иреге юк" диде ул.

Путин фәрманы белән Украинага каршы сугыш башланганнан бирле, Русия хакимияте бәйсез медиа чараларына карата моңарчы күренмәгән басым шаукымын оештырды.

Шул ук вакытта, дәүләтнең үз басмалары һәм дәүләт тәэсир итә алган медиа чаралары тулысынча халыкка дәүләт пропагандасын үткәрү эшенә җигелде. Телевидениедән көн-төн "Украинадагы нацилар", "8 ел Донбассны утка тоту", "урысларны урыс телендә сөйләшү өчен эзәрлекләү" кебек ялган тезислар яңгыратыла. Пропаганда телевидение белән чикләнмичә, интернет киңлекләрендә дә зур урын ала, әйтик, хакимият сатып алган телеграм каналларда да шул ук пропаганда тезисларын күреп була.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
XS
SM
MD
LG