Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллының "Ак барс" фабрикасы җитәкчесе фетнәчел Донбасска урындыклар җибәрмәкче


Украинада сугыш. Донбасстагы мәктәп. Архив фотосы
Украинада сугыш. Донбасстагы мәктәп. Архив фотосы

Нәкыйп Галимов Донбасстагы бер мәктәп сыйныфын җиһазландырырга һәм 300 урындык җибәрергә әзер булуын әйткән. Ул башка эшмәкәрләрне дә моңа кушылырга чакырган.

Чаллы эшмәкәре Нәкыйп Галимовның "Ак барс" йорт җиһазлары җитештерү фабрикасы фетнәчел Донбасска ярдәм җибәрмәкче. Ул башка эшмәкәрләрне дә моңа кушылырга өндәгән.

Галимов Донбасстагы бер мәктәп сыйныфын җиһазландырырга һәм 300 урындык җибәрергә әзер булуын әйткән. Хәзер ул җитәкләгән фабрика Чаллының Сәүдә-сәнәгать пулаты белән берлектә башка эшмәкәрләрне дә бу чарага кушылырга чакыра, дип хәбәр итә Chelny-biz басмасы.

"Беренче сентябрь җитә. Безнең бурыч – кирәкле әйберләр төялгән фураны Донбасска җибәрү", дип белдергән басмага шәһәрнең сәүдә-сәнәгать пулаты баш мөдире Фәрит Бәшәров.

24 февральдә Русия Украинага каршы сугыш башлады. Татарстан - Идел буе төбәкләре арасында фетнәчел Донбасска иң күп һуманитар ярдәм җибәрүче республикаларның берсе. Соңгы вакытта бу эштә Чаллы аеруча активлашып китте.

Әйтик күптән түгел Чаллыда Украинадагы сугышта катнашучы Русия хәрбиләре өчен һуманитар ярдәм җыйганнар иде. Антисептиклар, черкиләргә каршы дару, юеш салфеткалар, су, ир-ат оеклары һәм эчке киемнәре, бәдрәф кәгазе кебек тауарларны бөтен шәһәр белән җыйдылар. Бу ярдәмне Чаллы мэры Наил Мәһдиев шәхсән үзе илтеп бирәчәк диелде.

Май аенда Чаллыдагы КАМАЗ эшчеләре дә фетнәчел Донецки һәм Луһански "халык республикаларына" һәм бу төбәкләрдән күчеп килүчеләр өчен сигез миллион сумнан артык һуманитар ярдәм туплаган иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG