Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар имамнары урыс телендә кемне дәгъватлый?


Архив фотосы
Архив фотосы

Мәгълүмат технологияcе алга киткән заманда дәгъват эшләре күбрәк мәчетләрдә түгел, ә интернет челтәрендә алып барыла. Азатлык Татарстанда популяр булган имамнарның социаль челтәрдәге сәхифәләренә күзәтү ясады, аларның татар телен җәмәгать эшендә ни дәрәҗәдә куллануын тикшерде.

Дөнья татар конгрессының VIII корылтае пленар утырышында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, мәчетләрнең намаз укый, дингә өйрәтә торган урын гына түгел, ә телгә һәм гореф-гадәтләргә дә өйрәтә торган җир булырга тиешлеген, милләтне үстерү юнәлешендә бар чараларны да кулланырга кирәклеген әйтте.

2016 елның җәендә үк Татарстан мөселманнары диния нәзарәте мәчетләрдә вәгазьләр татар телендә генә укылырга тиеш, дигән карар чыгарган иде. "Мәчет татар телен туган тел, дин теле теле буларак саклау эшенә үз өлешен кертергә тиеш. Рус телле мөселманнар татарча өйрәнсен, моның өчен кыенлыклар юк", дигән иде Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин. Соңрак мәчетләрдә туган тел курслары да эшли башлады. Болар бар да – рәсми эшләр.

Мәгълүмат технологияләре алга киткән заманда дәгъват эшләре күбрәк мәчетләрдә түгел, ә интернет челтәрендә алып барыла. Кеше интернетка җомга җиткәч кенә керми, ә тәүлек буе шунда. Димәк, эш фронты да күбрәк шунда алып барылырга тиеш. Моны аңлаучы һәм интернетта да шактый эш алып барып, популярлашкан, блогерга әверелгән имамнар да бар. Без Татарстанда популяр булган имамнарның социаль челтәрдәге сәхифәләренә күзәтү ясадык: алар татар телен җәмәгать эшендә ни дәрәҗәдә куллана икән?

Камил Сәмигуллин

Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллинның Инстаграм битендә 53 меңнән артык дусты бар. Июнь аеннан бирле активлыгы шактый кимесә дә, ул анда әле дә постлар куйгалый һәм аның бу сәхифәсе тулаем татар телендә. Мөфтинең Телеграм каналы да бар, анда 5 меңнән артык язылучы. Анысы инде гел урысча гына алып барыла.

Рөстәм Хәйруллин

Казандагы "Гаилә" мәчете имам-хатыйбы Рөстәм Хәйруллинның ВКонтакте аккаунтында – 6 меңнән артык, Телеграм каналында – 7 мең, Инстаграм битендә – 171 мең, Ютуб каналында 2 меңгә якын язылучы бар. Шуларга өстәп, ул WhatsApp аша да үз контактларына хәбәрләр тарата.

Рөстәм хәзрәт ВКонтакте сәхифәсендә текстларны урысча гына яза. Видеоязмалары урысча да, сирәк кенә татарча да куела. Караучылар саны ягыннан, татарча видеолары популяррак булуы күренә.

Ә менә Телеграмм каналы, мөфтинеке кебек үк, тулаем диярлек урысча гына алып барыла. Инстаграм сәхифәсе дә 80 процентка урыс телле. Анда да бары тик кыска видеолар гына татарча булырга мөмкин. Рөстәм хәзрәт күптән түгел генә хаҗда булып, Фейсбукта һәм Инстаграмда аннан да көн саен 3-5 видео урнаштырып барды.

Рөстәм Хәйруллинның социаль челтәрдәге сәхифәләрен ярдәмчесе алып бара икән. Ул бу хакта әйткәч, текстларның нигә урысча гына язылуы аңлашылды. Димәк, ярдәмчесе – урыс телле.

Рөстәм хәзрәт әйтүенчә, алар кайсы социаль челтәрдә нинди телдә укуларын анализлап өйрәнгән.

— ВКонтакте социаль челтәре бик специфик, аны куллануны әлегәчә бик өйрәнеп тә бетмәдек, әмма сизәбез: анда күбрәк урысча укыйлар. Телеграм каналына исә хәзер бөтен дөнья кереп тулды. Инстаграм, Фейсбуктан да халык шунда күчте. Безнең каналны да дөньяның төрле почмакларыннан кереп укыйлар, чит илдән кереп укучылар күп. Укучыларның үтенече буенча текстларны күп тәрҗемә итәргә туры килә иде. Без статистика алып барып анализладык. Әгәр догаларны карасак, аны күбрәк татарча укыйлар. Тәрбия, гаилә мәсьәләсендәге мәкаләләр булса, алар урыс телендә күбрәк укыла. Шуңа без сәхифәләрне ике телдә дә алып барырга тырышабыз, - диде Рөстәм хәзрәт.

Фейсбук белән Инстаграм экстремистик сайтлар дип табылганнан соң, аларны куллану мәсьәләсендә, Татарстан Диния нәзарәтеннән бернинди чикләүләр куелмаган. Рөстәм хәзрәт ул социаль челтәрләрдә бары тик сорауларга гына җавап рәвешендә постлар куюын әйтә.

— Фейсбук белән Инстаграмны куллану буенча бернинди рәсми күрсәтмә булмады, шуңа без аны кулланабыз. Әмма аудиторияне арттырып популярлаштырырга, андагы сәхифәләрне үстерергә тырышмыйбыз, ә килгән сорауларга җавап рәвешендә алып баруны дәвам итәбез, - диде Рөстәм Хәйруллин.

Мәхмүт Шәрәфетдин

Социаль челтәрләрдә дә, татар медиа дөньясында да актив хәзрәтләрнең берсе – "Шамил" мәчете имам-хатыйбы Мәхмүт Шәрәфетдин. Аның китаплары, вәгазьләренең аудиолары, видеолары интернетта йөзләгән сайтта урнаштырылган. Газет-журналларда да Мәхмүт хәзрәт белән интервьюлар еш басыла. Аудио, видеоязмалары – барысы да диярлек татарча. Бүген аның иң актив һәм даими алып барыла торган сәхифәсе – Телеграм каналында. Анда хәзрәтнең 15300дән артык язылучысы бар. Ул аны гел татарча гына алып бара дияргә дә мөмкин.

Инстаграм сәхифәсенә әлегә нибары 27 пост куйган, 1788 язылучысы бар. Кыска гына язулары русча булса да, сәхифәсендәге бар видеолары да татарча. ВКонтакте битендә 8470 дусты, өстәмә 7260 язылучысы исәпләнә. Анысын ул 2021 елның мартында ук алып барудан туктаган.

Рамил Юныс

Казанның Иске таш мәчетендә имам булган Рамил Юныс та Инстаграм сәхифәсен, Телеграм каналын башлыча урысча алып бара. Хәер, әлегә аларда эш берәр ай чамасы туктап тора.

Инстаграмда Рамил хәзрәт үзен гаилә психологы, дин эшлеклесе дип язып куйган. Анда аның 30 мең язылучысы бар. Соңгы активлыгы 9 июльдә булган, ул халыкны Корбан гаете белән тәбрикли. Язмасы – урысча.

3400 язылучыга тулып килүче Телеграм каналында соңгы пост 30 апрель белән билгеләнә.

Ә менә Ютубтагы ике ел элек ачылган каналындагы вәгазьләрнең барысы да диярлек татар телендә. Урыс телендәге вәгазьләре аз. Татарча видеоларны караучы саны да урысныкыннан күбрәк: 2,5 меңнән 25 меңгә кадәр. Ул бу сайтка ай саен ике видео сала, каналга 16 меңгә якын кеше язылган. Инстаграмда да татарча вәгазьләре урысча видеолардан күбрәк карау җыя. Мөгаен, шулардан анализ ясап, Рамил хәзрәт үзенең татар аудиториясе зуррак булуын аңларга, башка социаль челтәрләрендә дә татарчага басым ясарга тиеш сыман.

Солтан Морадимов

"Рамазан" мәчете имам-хатыйбы Солтан Морадимов та – популяр хәзрәтләрдән. "Болгар" радиосы, "Курай", "Тәртип", "Азан" радиоларында яздырылган тапшыруларын социаль челтәрләрдә очратырга мөмкин – татарча язмалар. Ютубта да аның катнашындагы видеолар күп – күбесе урысча.

Инстаграм битендә 10 меңгә якын, ВКонтактеда меңгә якын язылучысы бар. Ул аны даими алып барырга тырыша. Урысча туры эфирлар, онлайн гыйбадәтләр (үзе аларны "онлайн молитва" дип атый) алып бара. Татарча видеолары бик сирәк.

ВКонтактеда соңгы куелган видеолары арасында татарчалары булса да, ул сәхифә дә башлыча урыс телендә. Анысын ул май аенда ук алып барудан да туктаган.

Наил Йосыпов

"Казан нуры" мәчете имамы Наил Йосыпов та – медиа дөньясында шактый танылган хәзрәт. Аның Инстаграм битендә 5542, Телеграмм каналында 376 язылучы бар, ВКонтактедагы сәхифәсендә 1520 дусты исәпләнә. Ул бар сәхифәләрен дә урысча гына алып бара. Наил хәзрәттән моның сәбәбен сорадык.

— Кызык сорау бу. Беренчедән, минем сәхифәләр күбрәк яшьләргә юнәлдерелгән, ә безнең татар яшьләре күпчелек урысча аралаша. Мин үзем дә чыгышым белән Бөгелмәдән, шунда туып үстем. Бездә дә күбрәк урысча сөйләшәләр. Шуңа күрә никтер башыннан ук шулай кереп киткән инде ул, - диде Наил Йосыпов.

"Башка хәзрәтләренең интернеттагы сәхифәләрен алып баручы махсус СММ хезмәткәрләре бар, сездә дә андый ярдәмче юкмы", дигәнгә, ул ярдәмчесе булуын, аның да урыс телле икәнен әйтте.

— Мин белгән хәзрәтләрнең күбесе интернет сәхифәләрен үзе алып бара. Айгөл исемле бер СММ хезмәткәре белән эшли башлаган идем, ул күбрәк урыс телле булып чыкты. Татарча җөмләләрдә хата ясап язса да бик ямьсез булыр иде. Киләчәктә мин бу хакта истә тотармын, рәхмәт сезгә, - диде Наил хәзрәт.

Рәдиф Тимергалиев

Район мөхтәсибләре арасында социаль челтәрләрдә иң актив дип Кукмара районы мөхтәсибе Рәдиф Тимергалиевны алырга мөмкин. Ютубта аның вәгазьләре белән видеолар да бихисап, социаль челтәрләрдә аудиоязмалары да бар. Рәдиф хәзрәтнең Инстаграм сәхифәсендә 3648 язылучысы бар, ВКонтакте сәхифәсендә меңнән артык дусты исәпләнә. Бар сәхифәләре дә, видеолардагы вәгазьләре дә татарча алып барыла. Моннан тыш, ул һәр җомга WhatsApp аша "Җомга күчтәнәче" дигән исем астында үз укучыларына вәгазьләр юллый. Рәдиф хәзрәт бу эшләрне алып баруда ярдәмчесе юклыгын, барысын да үзе эшләвен әйтә.

Error rendering VK.

— Мин моны җәмәгать эше дип атыйм инде. Вәгазьләрне үзем әзерлим, җомга саен WhatsApp аша язма вәгазьләр юллауны да үзем башкарам. Ютубта төрле каналларда да видео вәгазьләр чыгып бара. ВКонтактеда актив булмасам да, вәгазьләр чыгаргалап торам. Инстаграмда эшли идем, әмма VPN белән керәсе булгач, бик кыен. Шуңа анда сирәк күренәм. "Хозур" телеканалында "Онлайн мәдрәсә" дигән проектның җиде дәрестән ике дәресен мин бирдем. "Имамнан сорыйк" дигән тапшыруның берсен яздырдык, тагын берсен киләсе атнада яздырабыз. Шулай ук Кукмарадагы телевидениедә, "Кукмара авазы" радиосы эшендә дә актив катнашам. Үзем генә эшләгәч, Телеграм канал, Фейсбукта яки башка социаль челтәрләрдә дә сәхифәләр алып барырга җитешмим, - ди Рәдиф Тимергалиев.

Ул вәгазьләрне, дәгъват эшләрен татарча алып бару мөһимлеген әйтә. Мөфтинең дә татарча вәгазьләр, мәчетләрдә татар теле дәресләре укыту турындагы фәрманы барлыгын искә төшерә.

— Мин социаль челтәрләрдә яки ТВ-радио эшендә катнашып, популярлык артыннан кумыйм бит. Әйе, урысча сөйләп популяр булып та буладыр, әмма татар булып тугач, татарча сөйләшеп өйрәнгәч, динебезне дә татарча ирештерү яклымын. Өйдә дә балалар белән гел татарча гына сөйләшергә тырышабыз, бу минем тормыш принцибы шикелле әйбер. Безнең район халкының да күпчелеге татарча сөйләшә. Мәчетләрдә вәгазьләр, дәресләр бар да татарча уза. Бу урыс телле кешеләр читтә кала дигән сүз түгел, без дәресләрдә аларга аерым да якын килеп аңлатабыз. Мөфтиебезнең дә татарча вәгазьләр уздыру турында фәрманы булды. Шәһәрдә имамнар күбрәк урыс теленә басым ясаса, без авылларда, үз җирлекләребездә кисәк урысчага күчеп, вәгазьне урысча сөйли башласак, халык бу гамәлебезне аңлап бетермәячәк, - ди Рәдиф хәзрәт.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG