Русиядә дәүләт каналларын караучылар кими. Бу мәгълүматны "Ромир" тикшеренү холдингы чыгарды. Русияләр телевизорны торган саен азрак карый һәм мәгълүматны мессенджерлардан ала диелә.
Февраль аена кадәр "Беренче" каналны халыкның 33,7 проценты караган, июльдә исә андыйлар саны 25,5 процентка гына калган. "Россия-1" каналын караучылар да кимегән, башта 30,9 процент булган, июльдә 23 процент кына. "НТВ" каналыныкы 21,1 проценттан 16,6 процентка кадәр әзәйгән.
Шул рәвешле Русиянең төп өч дәүләт каналын беренче мәртәбә Telegram мессенджеры узып киткән: Telegram-да утыручылар февральдән июльгә кадәр 19,1 проценттан 26,8 процентка җиткән.
Иң еш кулланылган мобиль әсбаплар ягыннан беренче урында 44,6 процент белән WhatsApp, икенче урында исә 27.9 процент белән ВКонтакте тора диелә.
Быел 24 февральдә Путин фәрманы белән Украинага каршы сугыш башланганнан бирле, Русия хакимияте бәйсез медиа чараларына карата моңарчы күренмәгән басым шаукымын оештырды. Илдә хәрби цензура кертелде, хакимиятләр сугышны "махсус хәрби операция" дип атауны, бары тик рәсми чыганакларга таянып кына язуны таләп итәләр.
Азатлык радиосы, Idel.Реалии, Радио Свобода, "Медуза", "Дождь" һәм башка медиа чараларының сайтлары томаланды. Шулай да Азатлыкны көзге сайт һәм Telegram-дагы каналы аша укып була.
Шул ук вакытта, дәүләтнең үз басмалары һәм дәүләт тәэсир итә алган медиа чаралары тулысынча халыкка дәүләт пропагандасын үткәрү эшенә җигелде. Телевидениедән көн-төн "Украинадагы нацилар", "8 ел Донбассны утка тоту", "урысларны урыс телендә сөйләшү өчен эзәрлекләү" кебек ялган тезислар яңгыратыла.
Русиянең Украинага каршы алып барган сугышында Татарстанның "Яңа гасыр" (ТНВ) телеканалы да сугыш пропагандасы эшенә җигелде. Үзен татар каналы буларак тәкъдим итүче медиа сугышның беренче көненнән башлап бүгенгә кадәр Украина темасына зур игътибар бирә. ТНВ федерал каналлардагы "фашист", "неонацистлар" ярлыгын тагу алымын еш куллана, "сигез ел" төшенчәсен искә төшерә, контракт нигезендә сугышка барырга өнди. Украина сугышы хәтта милли тапшыруларга да үтеп керде. Хәбәрчеләр еш кына Украинага каршы сугыш башлаган Владимир Путин сүзләрен кабатлый.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!