Accessibility links

Кайнар хәбәр

Архангельскида Z хәрефе ябыштырылган машина тәрәзәсен ваткан активистка штраф салганнар


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Евгений Казаковны Русия гаскәрен дискредитацияләүдә гаепле дип тапканнар. Ул әлеге гамәле белән Путинга, "Бердәм Русия"гә һәм Русия гаскәренә каршы булуын күрсәткән диелә.

Архангельскиның Ломоносов районы мәхкәмәсе җирле активист Евгений Казаковка Русия гаскәрен "дискредитацияләү" маддәсе нигезендә 30 мең сум штраф салган. Ул машиналарның Z хәрефе ябыштырылган тәрәзәләрен ваткан. Бу хакта SOTA хәбәр итә.

Хөкем карарында әйтелгәнчә, янәсе Казаков бу гамәле белән Русия президенты Владимир Путинга, "Бердәм Русия" фиркасенә һәм Украинадагы "махсус операция" дип аталган сугышта катнашканда Z һәм V тамгаларын кулланучы Русия гаскәренә каршы булуын күрсәткән.

Казаков "сивил карашын тәрәзәләрне таш белән ватып чагылдырган", дип искәрткән мәхкәмә.

Активист Twitter-да ун елдан артык сәхифәсен алып бара, ул анда Русиянең хәзерге хакимиятен тәнкыйтьли. Казаковның 12 меңнән артык язылучысы бар. Шул ук вакытта ул каршылык чараларында актив катнаша һәм ялгыз пикетларга да чыга.

  • 24 февральдә Путин фәрманы белән Русия Украинага һөҗүм итте. Украинага каршы сугыш башлаганнан соң Русия хакимиятләре кануннарны кырыслатты. "Урыс гаскәрләре турында ялган мәгълүмат тарату" яки аларны "дискредитацияләү" маддәләре нигезендә административ һәм җинаять эшләре ачалар, шул исәптән социаль челтәрләрдә фикер белдерүчеләргә дә.
  • Күптән түгел Казанда Британия рок-музыканты Джон Леннон җырындагы "Make love, not war" ("Мәхәббәт белән шөгыльләнегез, сугыш белән түгел") дигән сүзләрне бишмәтенә яздырган музыка укытучысын 15 мең сум штрафка тартканнар иде. Укытучы гаебен танымый, джинс бишмәтенә җырдагы сүзләрне 2021 елда ук яздыруы турында әйтә. Ләкин мәхкәмә аны барыбер Русия гаскәрләрен дискредитацияләде дип тапты.
  • 22 июльдә Казанның Яңа Савин районы мәхкәмәсе Зөлфия Ситдыйкованы да Русия гаскәрен "дискредитацияләүдә" гаепле дип тапкан һәм аңа 40 мең сум штраф түләттерү карары чыгарган иде, ул Олег Газманов концертына "No war" ("Сугыш булмасын") дигән язулы кофта киеп килде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG