Татарстанның Чехиядәге полимердан каплар: пакетлар һәм плёнкалар җитештерә торган заводын Австралиянең Amcor халыкара ширкәте сатып алган. Сату-алу эшләре июль ахырында узган, бу хакта "Бизнес Online"га "Danaflex"-ның президенты Айрат Бәширов сөйләгән.
Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң "Danaflex"-ның Европадагы бүлендек ширкәтенә акча күчерүдә авырлыклар туган. Эш сәфәренә Чехиягә баручы хезмәткәрләргә визалар бирми башлаганнар.
"Әмма иң төп мәсьәлә - мөштәриләребезнең: чит илдәге һәм Русиядәге җитди ширкәтләрнең тотрыклылыгы иде. Аларны авыр хәлгә куймас өчен мартта без заводны сатарга булдык", дип аңлаткан Бәширов.
Заводның нинди бәягә сатылуы әйтелми. "Danaflex" президенты завод "яхшы кулларга эләкте" дип ышандырган. Экспортны үстерү өчен Казан ширкәте Төркиядә яңа сәнәгать мәйданчыклары ачарга ниятли, аларны быел ук эшләтә башларлар дип көтелә.
Татарстанның Danaflex ширкәтенең заводы Чехиянең Простеёв шәһәрендә, 2019 елның мартында ачылган иде. Ачылыш тантанасында Рөстәм Миңнеханов белән Денис Мантуров та катнашты.
Оешмага кертелгән инвестицияләр күләме 40 миллион евро дип бәяләнде.
24 февральдә Русия Украинага һөҗүм итте. Моңа җавап буларак АКШ һәм Көнбатыш илләре Мәскәүгә каршы кырыс чикләүләр керте. Илне SWIFT-тан (дөньякүләм банкара финанс элемтәләр системы) өзделәр, шулай ук Visa, MasterCard кебек түләү системнары Русия картларына хезмәт күрсәтүне туктатты, PayPal, American Express, Western Union кебекләре исә Русиягә һәм Русиядән акча күчерми башлады.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!