Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа мәхкәмәсе Шевчукка штрафны "хәрби операция"гә карата шик уятырга тырышуы өчен салганын белдерде


Юрий Шевчук
Юрий Шевчук

Бу хакта хөкем карарында язылган. 16 августта Уфа мәхкәмәсе Юрий Шевчукны "дискредитацияләү" турындагы административ эш нигезендә 50 мең сум штрафка тартты.

Уфаның Совет районы мәхкәмәсе ДДТ төркеме җырчысы Юрий Шевчукка ни өчен штраф салуын Уфадагы чыгышы алдыннан артистның тыңлаучыларга сораулар бирүе һәм шул рәвешле Украинадагы "хәрби операция"гә карата шик уятырга тырышуы белән аңлата. Бу хакта хөкем карарында язылган.

"Сораулар биреп, Шевчук Ю. Ю. тамашачыларны Украинада барган вакыйгаларга бәя бирергә чакыра, "махсус хәрби операцияне" тормышка ашырганда Русия кораллы көчләрен куллануның максатларын һәм бурычларын үзгәртеп, бозып күрсәтә һәм, Русия гаскәренең Украинада нинди максатлар белән булуын шик астына куя" диелгән анда.

16 августта Уфа мәхкәмәсе Юрий Шевчукны "дискредитацияләү" турындагы административ эш нигезендә 50 мең сум штрафка тартты. Шевчук үзе утырышта катнашмады. "Агора" хокук яклау төркеме җитәкчесе Павел Чиков аның мәхкәмәгә мөрәҗәгатен чыгарды. Анда артист сугышның кайсы илдә, кайсы вакытта булуына карамастан, аңа гел каршы булуын әйтә.

18 майда ДДТның Уфадагы концертында Шевчук "Ватан – ул сыйпарга һәм үбәргә кирәкле президент күте түгел" дигән сүзләр әйткән иде, полиция аңа беркетмәне шуннан соң төзеде.

Июль башында Русия мәгълүмат чаралары илдә "чыгыш ясаулары теләнмәгән" артистларның рәсми булмаган исемлеге бар дип язган иде, анда Юрий Шевчук та бар. Артист моңа фикер белдереп, Аллаһ хөкеменнән генә куркам, ә "калганы – рок-н-ролл" диде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG