Accessibility links

Кайнар хәбәр

Биләр тарихи шәһәренең чикләрен билгеләп, төзелеш тәртибен булдырачаклар


Биләр күренеше
Биләр күренеше

Киләчәктә тарихи җирлектә "Алтын Дага" мәдәни-рекреацион кластерын төзергә җыеналар.

Татарстанның Алексеевски районында Биләр тарихи җирлегенең чикләре билгеләнәчәк, аны саклау һәм төзелеш алып бару өчен регламент таләпләре куелачак. Әлеге документ өлгесе турында бүген республиканың тарихи җирлекләрдә төзелеш алып бару комиссиясе утырышында сөйләштеләр.

Биләр җирлеге белән Татарстан фәннәр академиясенең Археология институты мөдире Айрат Ситдыйков таныштырды. Аның сүзләренчә, әлеге үзгәрешләр Биләрдә төзелеш эшен бер тәртиптә алып барырга ярдәм итәчәк.

"Бу Биләрнең архитектур йөзен саклап калуга юнәлгән. Аның тарихи мохите үз эченә XVIII-XIX гасырга караган корылмаларны, X-XI гасырда башланган шәһәрне планлаштыру структурасының сакланып калган элементлары керә. Шулай ук Русия кануннарына яраклаштырып, шәһәр белән нәтиҗәле идарә итү, төзелеш алып барганда ачык эшләү һәм хаталарны җибәрмәү мөһим", диде ул.

Ситдыйков Биләрнең меңъеллык тарихы өзлексез дәвам иткән биш шәһәрнең берсе булуын әйтте. Аның чикләренә бүгенге Биләр авылы да керәчәк. Аерым алганда, тарихи кыйммәткә ия булган 30 объект исәпкә алынган. Алар арасында тарихи-географик музей, мәдәният йорты һәм башка корылмалар да бар.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов белгечләр һәм түрәләрне җәлеп итеп бер атна эчендә документларны килештерергә кушты.

"Бу шәһәрнең йөзен, статусын сакларга һәм тарихи җирлек чикләрен билгеләргә ярдәм итәчәк. Зур эшләр үткәрелгән. Мин Биләрдә булдым. Бүген шәһәргә бу документларсыз яшәргә ярамый. Ул үсеш алырга тиеш", дип белдерде ул.

Киләчәктә Биләр тарихи җирлегендә "Алтын Дага" мәдәни-рекреацион кластерын төзергә җыеналар. Аны архитектор Антон Кочуркин җитәкчелегендә эшләгәннәр. Төзелешнең төп өлеше тыюлык зонасында алып барылачак. Җирлекнең ландшафтына зур үзгәрешләр кертелмәячәк, барлык объектлар да агачтан ясалачак диелә. Корылмалар традицион болгар архитектурасы нигезендә юртлар рәвешендә эшләнер, татар нәкышлары белән бизәлер дип көтелә. "Алтын Дага" кластеры үз эченә җәмәгать үзәге, балалар мәйданы, сәхнә, мунча, күпер, кунак йортлары, чатыр аланы һәм башка төзелеш объектларын ала.

Соңгы елларда татар җәмәгатьчелеге, галимнәр Биләргә Татарстан җитәкчелегеннән игътибар юк дип әйтеп килә. ЮНЕСКО исемлегенә кергән Зөя утравы белән Болгар гына абруйда, ә Биләр – үксез бала кебек дигән борчылуларын белдерә. Биш ел элек Археология институты җитәкчесе Айрат Ситдыйков борынгы Биләр шәһәре ЮНЕСКО исемлегендә булырга тиеш дип белдерде. Бу фикерне Биләр тарихының төп белгечләре булган галимнәр Әнвәр Хәйри һәм Фаяз Хуҗин да инде күптәннән әйтеп килде.

  • Биләр – X-XIII гасырда Идел буе Болгар дәүләте шәһәре. XII гасырдан - аның башкаласы. Урта гасыр чорының зур шәһәрләреннән саналган, 8 миллион дүрткел метр мәйданны алып торган. 100 меңгә якын кеше яшәгән булуы ихтимал дип саный тарихчылар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG