Accessibility links

чәршәмбе, 20 сентябрь 2017, Казан вакыты 21:26

Татарстанның Археология институты җитәкчесе Айрат Ситдыйков Биләрдә булган казу эшләреннән соң ясалган нәтиҗәләр, бу каланы таныту тәкъдимнәре Татарстан мәдәният министрлыгына юлланачак дип белдерә. Азатлык Айрат әфәнде белән 2017 елгы казу эшләре һәм аларның нәтиҗәләре, кызыклы табылдыклар турында сөйләште.

Татарстан Фәннәр академиясенең Археология институты җитәкчесе Айрат Ситдыйков борынгы Биләр шәһәре булган урын һичшиксез ЮНЕСКО канаты астында булырга тиеш дигән фикердә. Бу фикерне Биләр тарихының төп белгечләре булган галимнәр Әнвәр Хәйри һәм Фаяз Хуҗин да инде күптәннән әйтеп килә иде.

"Биләрдә фәнни эзләнүләрне тагын да арттыру да кирәк, шул ук вакытта, төп мәсьәләләрнең берсе – Биләрдә табылган корылмаларны, әйберләрне музей аша күрсәтү дә әһәмияткә ия. Биләрдә табылган таш биналар һәм мәчет урыннары, кәрвансарайлар әлбәттә казылып реставрация эшләре нәтиҗәсендә халыкка җиткерелергә тиеш. Моңа игътибар күбрәк булса – ул урынлы", ди Ситдыйков.

Айрат Ситдыйков
Айрат Ситдыйков

Галим фикеренчә, Археология институты Биләргә караган тәкъдимнәрне әзерләп бетергән. Бу тәкъдимнәр якын арада Татарстан мәдәният министрлыгына тәкъдим ителәчәк, чөнки Биләр министрлыкның тарихи ядкарләр исемлегендә, аңа карый.

"Бу тәкъдимнәр алар ягыннан кабул ителеп, бәлки ниндидер үзгәрешләр кертелеп, тормышка ашарга тиеш", ди Айрат әфәнде. Ул нинди тәкъдимнәр икәнлеген тәфсилләмәде.

Биләр шәһәре
Биләр шәһәре

Татар җәмәгатьчелеге дә, галимнәр дә Биләргә Татарстан җитәкчелегеннән игътибар юк, Зөя утравы белән Болгар гына абруйда, ә Биләр – үксез бала кебек дигән борчылуларын белдерә килә.

Дөнья тарихында Биләрнең тоткан дәлилләү һәм аны күрсәтү – безнең бурыч

"Татар җәмәгатьчелеге күтәргән сораулар Биләрнең әһәмияткә икәнен күрсәтеп тора. Тагын шунсы да игътибарга лаек, Биләргә килә торган кешеләр саны да аз түгел. Булганны кешегә җиткерү, тәкъдим итү, сөйләү – алдагы иң зур максатларның берсе булып тора. Булган мирасны ачык итеп һәм яхшы итеп, кешегә җитәрлек итеп күрсәтү безнең програмда да урын алып тора.

Бөтен дөнья тарихында Биләрнең тоткан урынын, аның дөньяга тәэсирен дәлилләү һәм аны күрсәтү безнең бурыч булып тора. Дөньяда ЮНЕСКО исемлегенә кергән билгеле объектларга тиң итеп күрсәтүне үзебезгә таләп итеп тә һәм бурыч итеп тә алырга тиешбез", ди Ситдыйков.

Биләрдә казу эшләре бара
Биләрдә казу эшләре бара

Быел җәен Татарстан археологлары Биләрдә XII гасырга караган таш кирпечтән эшләнгән бинаны казып таба. "Бу бина монголлар килгәнгә кадәр үк төзелгән мунча белән бәйле. Яу булганда ул бина җимерелә һәм без анда янган, җимерелгән эзләр таптык", ди Айрат әфәнде.

Быел җәй Болгарда да казу эшләре дәвам итә. Кәрвансарай нигезләре һәм аның тирәсендәге һөнәрчелеккә караган пыяладан һәм гәрәбәдән бизәнү әйберләре эшләү урыннары табыла.

Татарстан археологлары Идел буендагы Сарай шәһәрендә дә казу вакытында пыяла эшләү остаханәсенә тап була. "Анда зур гына мичләр булган, әлегеләр безгә күп кенә яңа материал бирде. Сарытау археологлары белән бергә Үкәктә эш бара. Шәһәрнең бер өлеше ачылган, аны өйрәнү эшләре әле төгәлләнмәгән", ди галим.

Болгардагы тарихи ядкарьләр
Болгардагы тарихи ядкарьләр

Ситдыйков сүзләренчә, Татарстандагы яңа һәйкәлләрне эзләү һәм табу дәвам итә. "Безнең алты меңгә якын андый урын бар, әмма әлегә барсы да ачылмаган. Дистәгә якын яңа борынгы мирас урыннарын ачыкладык. Алар арасында Спасс районында да, Зөя буйлап та, Әлмәт якларында табылганнары, бакыр чоры, тимер гасыр, таш гасырлар вакытларына караганнары да бар", ди Айрат әфәнде.

Быел сентябрь ахыры, октябрь башларында Татарстан галимнәре Алтын Урданың Төньяк Кавказдагы Маҗар шәһәре булган (XIII-XIV гасырлар) урыннарында казу эшләрен дәвам итәргә китә. Узган ел булган казу эшләре вакытында Маҗарның эчендә таш белән нык итеп эшләнгән юлга тап булган иде алар.

Төрки башкалаларны һәм бөек шәһәрләрне өйрәнү максаты куелган

"Шәһәрне без юлның бер өлеше буларак, юлда кеше яшәгән һәм сәүдә урыннарының үзәкләре итеп тикшерәбез. Без аны хәзерге Татарстандагы татар халкы, Урта гасырлар тарихы белән бәйле һәйкәлләрне өйрәнү кысаларында өйрәнәбез. Дәүләт програмына кергән ул. Төрле төбәкләрдә Идел буе татар-төркиләр тарихына бәйле Урта гасырга караган төрки башкалаларны һәм бөек шәһәрләрне өйрәнү максаты куелган иде. Касыймны да, Үкәтне дә, Сарайны да, Маҗарны да, Искерне дә, Бакчасарайны да һәм Ульян өлкәсендәге зур-зур шәһәр булган урыннарны өйрәнәбез. Манҗар шәһәре бу програмның бер өлеше һәм ул сәүдә мөнәсәбәләрендә зур урын алып торган", ди Ситдыйков.

Археология институты галимнәре дүрт еллык фәнни эзләнүләрнең нәтиҗәсен, табылган яңа материалларны, фикерләрне туплап китап итеп бастырып чыгарырга җыена. Киләсе ел ахырына текстын әзерләп бетерергә исәплиләр.

Искер шәһәре күренеше. Иллюстрация
Искер шәһәре күренеше. Иллюстрация

Яр җимерелеп Себер ханлыгы башкаласы Искер шәһәре булган урынның күп өлешен юк итсә дә, Айрат әфәнде фикеренчә, тикшерү эшләре алып барырдай урыннар бар әле. Моннан ике ел элек Татарстан археологлары Искерне казый, узган ел фәнни хезмәтләр языла, тикшеренүләр дәвам итә. Бу эшне татарстаннар Төмән арехологлары, галимнәре белән хезмәттәшлектә башкара. "Казыган вакытта без анда күпмедер күләмдә археология фәненә кызыклы мәйданны ачтык. Быел музейга куелган материалларны да тикшереп, эзләнүләр үткәрергә ниятләп торабыз", ди Ситдыйков.

Татарстан галимнәре чыгарачак китапта Бакчасарайда үткәрелгән казу эшләренең нәтиҗәләре дә урын алачак.

Бакчасарайда казу эшләре нәтиҗәсендә ханның җәйге ял сарае урыны ачыклана
Бакчасарайда казу эшләре нәтиҗәсендә ханның җәйге ял сарае урыны ачыклана

"Без Бакчасарайда өч ел эшләдек. Булган материалларны туплап китапка әзерләү белән шөгыльләнәбез. Музейда булган материалларны да яңадан теркәп чыгу максатын куйдык. Бакчасарайда без моңа кадәр төгәл билгеләнмәгән ханның җәйге сарае урынын теркәдек. Тирә-яктагы моңа кадәр өйрәнелмәгән археологик катламнарны барлап, алга таба аларны саклау өчен яңа програмга материаллар әзерләдек", ди Айрат әфәнде.

Галимнәр үзләренең алдагы эшләре планына Бөек Болгар һәм Хәзәр каханлыгына караган материалларны һәм Алтын Урдада барлыкка килгән борынгы шәһәр урыннарын өйрәнүне максат итеп алган. "Планны дөрес итеп эшләү һәм аны башкаруның юлларын билгеләү дә әһәмияткә ия", диде галим Азатлыкка.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG