Интернет диңгезендә балалар өчен кырымтатар теленең кечкенә утрауында урнашкан "Bülbül" мультимедиа платформасы латин имласында ясалган. Бу сайтта сүзлек, әкиятләр, мультфильмнар, бала җырлары тупланган. Монда "Килегез, таныш булыйк", "Әлифба хайваннар белән таныштыра", "Яңа сүзләрне өйрәнәбез" һәм башка кызыклы видеолар аңлаешлы кырымтатар телендә әзерләнгән.
Балалар өчен тагын бер сәхифә: "Melevse TV" Ютуб каналы. Ул кырымтатар телендә, кирил имласында бирелә. "Миләүшә"дә балалар өчен тавышлы әкиятләр, кошлар, җимешләр, саннарны өйрәткән һәм кайбер дини йолаларга кагылышлы видеолар әзерләнгән. Эчтәлеге бик зур булмаса да, алып баручыларның кырымтатарчасы камил. 830 әбүнәчесе булган сайтны 2018 елда Сафие Джемилева оештырган.
"QırımJr" — "Кырым Джюниор" проекты мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балалар өчен кырымтатар телендә компьютер уеннарын тәкъдим итә. Бу проект Кырым, Канада һәм Украинада яшәүче ана телен саклап калырга омтылган кырымтатарлар такымы ярдәме белән әзерләнгән. Бу сайт та латин имласында, анда язылганча, авторлар балаларга компьютер уеннары ярдәмендә туган телне өйрәтүне максат итеп куйган.
"КараДениз продакшн"ның "Dinlilday" проекты да кызык, ул балаларның үзләре башкарган төрле җыр, уеннар ярдәмендә туган телне өйрәтүче уңышлы проектларның берсе. Аның 62,5 мең әбүнәчесе, аерым видеоларын йөзләгән мең кеше караган заманнары да булган.
Моннан тыш интернетта "Ана Юрт" сайты бар, ул балаларга гына түгел, төрле яшьтәгеләргә юнәлдерелгән. Монда төрле кырымтатар сайтларына сылтамалар да урнаштырыла. Кирилдан латинга транслитерация, сүзлек, тарих, мәдәният, гореф-гадәтләр һәм башка рубрикалар урын алган.
2011 елда ачылган бәйсез "Арманчык" балалар журналы да Ютубта үзенең каналын ачып видеожурналлар тәкъдим итә.
2022 елның икенче яртысында журналның тиражы 700гә кимегән. 2013 елда аның әбүнәчеләре 5-6 мең булган булса, 2014 елдан соң аларның саны кими башлаган һәм хәзер 2 мең тирәсе калган."Арманчык"ның баш мөхаррире Эдие Мөслимова моңа әти-әниләр гаепле дигән фикердә.
"Бу кырымтатар телен белмәгән буыннан туган балалар. Безгә балалар журналын 30-35 ел элек ачарга кирәк иде, ул бик соңга калып ачылды. Без вакытны югалттык. Бу елның икенче яртысына ике меңгә якын әбүнәчебез калды. Русиягә кертелгән санкцияләр сәбәпле Русия почтасы Кырымга керми. Кырым почтасы исә әбүнәчеләргә бик кыйммәткә төшә, чөнки ул үз керемнәрен арттырып ел саен әбүнә бәяләрен үстереп тора. Без онлайн әбүнә дә оештырдык, ләкин һәрбер кеше моны булдыра алмый. Ютубта канал ачтык, ләкин әбүнәгә ул тәэсир итми диярлек. Хәзер без "Туган телнең байлыгы" проектын эшләп, кырымтатар теленең шивәләре (диалектлары) хакында Кырымның төрле регионнарында - Бакчасарай, Керич, Судак авылларында балалар катнашында биш фильм чыгардык. Башта кыска, 3-5 минутлык итеп уйланган видеолар телебез хакында 20-30 минутлык кызык фильмнар булып чыкты", ди ул.
Эдие Мөслимова Кырым мәгариф министрлыгына "Арманчык" журналына мәктәпләрне яздырырга ярдәм итегез дигән мөраҗәгать белән чыккан булган, ләкин аннан ярдәм булмаган. Киресенчә, министрның бер урынбасары, без кирәк булса, балалар өчен рус теледә журнал чыгарырбыз дигән.
"Koz aydın" кебек башка сайтлар да тел, мәдәният, әдәбият белән бәйле эшчәнлеген дәвам итә, аларның эчтәлеге төрлечә яңартылып тора. Бу активистларның матди мөмкинлекләренә, иҗат такымнарының эшчәнлегенә бәйле. Барлык сайтларның да социаль челтәрләрдә битләре дә бар. Кырымтатар телен яшь буынга өйрәтүне максат итеп куйган бу сайтларның күбесенең башында хатын-кызлар тора. Алар бу эшне дәүләттән ярдәм алмыйча, балалар белән бергә башкарырга тырыша.
Мәктәпләрдә кырымтатар теле сәгатьләре кыскаруы, яңа милли мәктәпләр, сыйныфлар, бакчалар җитмәү, кырымтатар телендә бюджет хисабына чыккан нәфис әдәбият китапларының 200-500 тираж белән генә нәшер ителүе (кырымтатар телендә бюджет хисабына чыккан китапларның гомуми тиражы елына якынча 2 меңне тәшкил итә – ред.) һәм башка моңа охшаш мәсьәләләр кырымтатар теленең нинди шартларда яшәгәнен күрсәтә.
2022 елның икенче яртысында кырымтатар басма матбугатының һәрберсенең тиражы уртача 100-400 әбүнәчегә кимеде. Бу тенденция кырымтатар телендә укучыларның саны кими барганын күрсәтә. Интернеттагы кырымтатар сайтлары моны уңай якка үзгәртә алырмы, билгесез.
Кырымда 2014 елда кырымтатар теле дәүләт теле итеп игълан ителсә дә, аннексиядән соң узган 8 ел буена ул "игълан" гына булып кала.
Кырым аннексиясе
Русия Кырымны 2014 елда канунсыз референдум нәтиҗәләре нигезендә аннексияләде. Тавыш бирү Украина кануннарына каршы килеп һәм Кырымны Русия хәрбиләре үз кулына алгач уздырылды. Киев һәм Көнбатыш илләре моны халыкара хокук нормаларын бозу дип саный. Мәскәү Кырымны Русиягә кушуны "тарихи гаделлекне торгызу" дип атый.
- 16 март 2014 — Кырымда дөнья танымаган референдум уза
- 17 март 2014 — бәйсез Кырым республикасы игълан ителә
- 18 март 2014 — Кырымның Русиягә керүе турында килешү имзалана
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!