11 сентябрьдә Татарстан Дәүләт шурасына узачак өстәмә сайлауда бары дүрт видеокүзәтү камерасы гына куелачак, ләкин аны тар даирә генә карый алачак. 26 августта узган Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе утырышында шундый карар кабул ителгән.
Карарга ярашлы, камералар ике территориаль сайлау комиссиясендә генә куелачак. Ә анда тавыш бирү узмый. Казанның Яңа Савин һәм Совет районнары комиссиясендә икешәр камера урнаштыру каралган. Видеокүзәтү өчен "Таттелеком" дәүләт ширкәте җаваплы булачак. Трансляция интернетта алып барылмаячак. Видео язмалар белән сайлау эшендә катнашучылар бары "кирәк дип табылганда гына" таныш алачак.
Тавыш бирүнең төп өлеше уза торган сайлау бүлгеләрдә видео камера кую бөтенләй каралмаган.
Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев моның сәбәбен финанс мәсьәләгә кайтарып калган, дип яза "Коммерсантъ". Шул ук вакытта комиссиядә камераларның күпмегә төшүен ачыкламаганнар. Кондратьев сүзләренчә, күзәтүчеләр, фиркаләр, намзәтләрнең ышанычлы вәкилләре үзләре фото-видеога төшерә алачак.
Татарстан Дәүләт шурасына өстәмә сайлау 11 сентябрьдә узачак. Бүгенгә республика парламентында ике депутат урыны буш. Бу узган ел "Бердәм Русия" фиркасе вәкилләре – Марат Нуриев һәм Илья Вольфсонның Русия Дәүләт думасына сайлануы белән бәйле. Дәүләт шурасында бушаган ике урын өчен барлыгы 12 намзәт дәгъва кыла. Алар арасында "Бердәм Русия", "Яңа кешеләр", "Русия коммунистлары", ЛДПР, КПРФ, "Гадел Русия", "Үсеш фиркасе" вәкилләре һәм үз-үзен күсәтүче бар. Барлык тавыш бирүләр Казанда узачак.
Татарстанда видеокүзәтү 2012 елда Владимир Путинның Русия президентына өченче мөддәткә барганда киң кулланылды. 2019 елда узган Татарстан Дәүләт шурасы сайлавында камералар бүлгеләрдә куелмады, ә бары тавыш бирү үткәрелми торган территораль комиссияләрдә генә эшләде. 2020 елда Русия Конституциясен үзгәрткәндә дә видеокүзәтү аз санда урнаштырылды. Узган ел Русия думасына узган сайлауда камералар куелса да, видеолар интернетта трансляцияләнмәде һәм гади кешеләр язмаларны мәхкәмә карары белән ала алачак диелде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!