Уфаның Октябрь районы мәхкәмәсе Роберт Габитовны Русия кораллы көчләрен "дискредитацияләү"дә гаепле дип табып, 30 мең сум штраф салган. Ир WhatsApp-тагы 174 кешедән торган төркемгә язма җибәргән булган. Бу хакта "Коммерсантъ" хәбәр итә.
Мәхкәмәдә Габитов гаебен танымаган, бу хәбәрне телефонымнан шикәр чире белән авыручы туган апам җибәрде, ә үзем "хакимияткә каршы берни дә язмадым" дигән.
24 февральдә Путин фәрманы белән Русия Украинага һөҗүм итте. Соңрак Русия хакимиятләре кануннарны кырыслатты: сугышка каршы булучыларга – "гаскәр турында ялган мәгълүмат тарату" һәм "гаскәрне дискредитацияләү" маддәләре нигезендә административ һәм җинаять эшләре ачалар, шул исәптән социаль челтәрдә фикер белдерүчеләргә дә.
Русиянең Украинага сугышын хупламаучы башкортстаннарга "дискредитацияләү" маддәсе нигезендә штрафлар моңа кадәр дә бирелде.
"ВКонтакте"дагы сәхифәсендә Украинадагы сугыш турында үзе язган шигырьне чыгарган өчен Күмертау мәхкәмәсе 67 яшьлек Евгений Горяевны хөкем итте. Пенсионер гаебен танымады һәм 9 мең пенсия алуын әйтеп, штраф күләмен киметүне сорады.
Уфалы Василий Кузьменконы да 40 мең сум штрафка тарттылар. Ул быел мартта Украинадагы сугышта һәлак булган урыс хәрбиенең фотосы астында фикер калдырган. Лингвистик экспертиза аның сүзләрендә "Русия кораллы көчләрен дискредитацияләү билгеләре" бар дип тапкан.
24 августта – Украинаның бәйсезлеге көнендә Уфа мэриясе каршына ялгыз пикетка чыккан студент Нәфис Хәертдиновка да "дискредитацияләү" турында беркетмә төзеделәр, әлегә мәхкәмә утырышының кайчан буласы билгеле түгел.
🛑 Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!