Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хакерлар "Кырым радиосы" эфирында Украина гимнын кушып куйган


Иллюстратив рәсем
Иллюстратив рәсем

Гимнны көндезге тапшыру вакытында, берничә минут җырлатканнар диелә.

Кичә, 30 августта Русия дәүләт мәгълүмат чарасы булган "Кырым радиосы" ("Радио Крым") эфирында билгесез хакерлар Украина гимнын ачкан. Бу хакта "Mash на волне" Telegram-каналы яза.

Гимнны көндезге тапшыру вакытында, берничә минут җырлатканнар диелә.

Радиостанция белдерүендә проблемның интернет-сегментка һәм кайбер районнардагы сигналны иярчен аша тапшыручы тапшыргычларга гына кагылуы әйтелә. Радио үз белдерүендә эфирда Украина гимны яңгыравын әйтми.

Аннексияләнгән Кырымның Русия билгеләгән башлыгы киңәшчесе Олег Крючков Кырымдагы телеканалларның һәм радиостанцияләрнең интернет-мәйданчыкларына инде икенче атна һөҗүмнәр бара дип белдергән.

12 июнь кичендә билгесез хакерлар Русия дәүләт телерадиоширкәте ВГТРКның компьютерлардан Русия телевизион каналларын карау өчен кулланыла торган "Смотрим.ру" интернет-сервисын ваткан иде. Ярты сәгать дәвамында сервис сәхифәсендә "Путин украиннарны юк итә! Сугышны туктатыгыз!" дигән язу эленеп торуы, бу вакытта телевизион тапшырулар күрсәтелмәве хәбәр ителде.

Русия Украинага бәреп кергәч тә икенче көнне үк Anonymous халыкара аноним хакерлар төркеме Русия хөкүмәтенә кибер-сугыш игълан итте.

Шул вакыттан бирле аерым алганда Кремль, Русия думасы сайты, саклану министрлыгы, Җәзаларны үтәү федераль хезмәте, Росстат сайтлары, шулай ук ТАСС дәүләт мәгълүмат агентлыгының, "Известия" басмасының сайтлары хакерлар һөҗүменә дучар булды.

"Кырым радиосы" "Кырым" телерадиоширкәтенә карый. Аны гамәлгә куючы - аннексияләнгән Кырымның эчке сәясәт, мәгълүмат һәм элемтә министрлыгы.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG