Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рөстәм Миңнеханов: Татарстан елына 20 данә Ту-214 очкычы җитештерергә ниятли


Казанның Горбунов исемендәге авиация заводы (архив фотосы)
Казанның Горбунов исемендәге авиация заводы (архив фотосы)

Русиягә каршы кертелгән чикләүләр шартларында Казан авиация заводына елына ким дигәндә 10 Ту-214 очкычы җитештерү бурычы куелган иде. Ул чакта да Миңнеханов оешма моны башкарып чыга алачак, дип белдерде, әмма соңрак Казан авиация заводында Ту-214 җитештерү өчен белгечләр җитмәве билгеле булды.

Татарстан хакимиятләре Казанның Горбунов исемендәге авиация заводында елына 20 данә Ту-214 очкычы җитештерү мөмкинлеген карый. Бу хакта ТАССка Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткән.

"Төп бурыч – елына 10 очкыч җитештереп чыгару иде, тик без хәзер елына 20 очкыч җитештерү фикерен алга сөрәбез. [Русия сәнәгать һәм сәүдә министры] Денис Валентинович Мантуров моны өйрәнеп, шундый бурыч куярга тиеш. Ул билгеле бер оештыру, төзелеш карарлары таләп итәчәк, зур эш. Моны реаль дип саныйм", дигән Миңнеханов.

24 февральдә Путин фәрманы белән Украинага каршы сугыш башланганнан соң, Русиянең һава ширкәтләренә очкычлар, алмаш өлешләр һәм җиһазлар сатуны тыя торган чикләүләр кертелде.

Татарстанда җитештереләчәк Ту-214 чит илләрнең Boeing һәм Airbus очкычларын алмаштырырга тиеш булачак. Ул 210 юлчыны сыйдыра, 6,5 мең километр ераклыкка кадәр оча ала. Хәзерге вакытта Ту-214 очкычларын "Россия" махсус очучы отряды" илнең беренче затларын йөртү өчен куллана.

Март ахырында Русия вице-премьеры Юрий Борисов Казан авиация заводына елына ким дигәндә 10 Ту-214 очкычы җитештерү бурычы куйган иде. Ул вакытта Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов оешма моны башкарып чыга алачак, дип белдерде.

Апрельдә исә Казан авиация заводында Ту-214 җитештерү өчен белгечләр җитмәве билгеле булды. Барлык төр белгечләргә дә: эшчеләргә, инженерларга, техник хезмәткәрләргә кытлык бар диделәр. Кайбер икътисад белгечләре Казанда әлеге очкычны җитештерүне арттыру мөмкинлегенә шик белдерә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG