Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре Радий Хәбировтан “ковид түләүләрен” кайтаруны сорый


Medicine Pskov
Medicine Pskov

Әлеге түләүләр бу елның 31 декабренә кадәр туктатылды, әмма шул ук вакытта Башкортстанда июль белән чагыштырганда коронавирус йоктыручыларның саны сигез тапкырга артуы теркәлә, тәүлегенә 59 кешедән 469 кешегә кадәр артыш күзәтелә диелә Башкортстан башлыгына мөрәҗәгатьтә.

Медицина хезмәткәрләренең "Действие" һөнәри берләшмәсе Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров исеменә мөрәҗәгать юллаган.

Алар ашыгыч ярдәмдә эшләүчеләргә "ковид түләүләре" дип йөртелүче, медицина хезмәткәрләренә коронавируслы авырулар белән эшләгән өчен түләнә торган өстәмә акчаны республика дәрәҗәсендә түләүне сорый. Бу хакта Mkset хәбәр итә.

Мөрәҗәгатьтә әйтелгәнчә, һөнәри берләшмә ашыгыч ярдәм табибларына аена 30 мең сум, фельдшерларга һәм машина йөртүчеләргә 20 мең сум, шалтыратуларны кабул итүче һәм бригадаларга тапшыручы шәфкать туташларына 10 мең сум өстәмә акча бирергә тәкъдим итә.

15 июльгә кадәр Русия хөкүмәтенең боерыгы бар иде, ул "ковид түләүләрен" бирүне көйләде. Ул чакта бригадалардагы табибларга аена 57-60 мең сум, фельдгерларга һәм машина йөртүчеләргә 28-30 мең сум, шалтыратуларны кабул итеп тапшыручыларга 13-15 мең сум өстәмә түләү каралган иде, дип искәртелә мөрәҗәгатьтә.

Әлеге түләүләр бу елның 31 декабренә кадәр туктатылды, әмма шул ук вакытта Башкортстанда июль белән чагыштырганда коонавирус йоктыручыларның саны сигез тапкырга артуы теркәлә, тәүлегенә 59 кешедән 469 кешегә кадәр артыш күзәтелә диелә Башкортстан башлыгына мөрәҗәгатьтә.

Башкортстанда медицина хезмәткәрләре хезмәт хакларының аз булуына беренче тапкыр гына зарланмый.

Быел февраль башында Башкортстанда Ишембай район хастаханәсе фельдшерлары да "итальянча эш ташлау" игълан иткән иде.

"Итальянча эш ташлау" хезмәт кануннары нормаларын мөмкин кадәр бозмауны, шул нормаларда күрсәтелгәннән күбрәк эшләмәүне аңлата. Бу чара белән Башкортстан табиблары пандемия башланганнан соң кертелгән өстәмә түләүләрне кире кайтаруны һәм тиешеннән артыгын эшләгән өчен дә түләүне таләп итте.

Узган елның җәендә Иглин районы үзәк хастаханәсеннән дистәдән артык терапевт табибларның эштән китүе турында билгеле булды. Моңа пандемиядә табибларның эшләре бермә-бер артуы, ә хезмәт хакының элеккечә калуы сәбәп булган диелде.

Күптән түгел Бөре шәһәрендәге ашыгыч ярдәм бригадасын йөртүчеләр дә үзләренә сәгатенә 106 сум түләүне "мыскыллау" дип атады, аларның хезмәт хаклары 2016 елдан бирле артмаган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG