Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанның Сайлауларны күзәтүчеләр ассоциациясе җитәкчесе Дмитрий Первухинда тентү узган


Архив фотосы
Архив фотосы

Тентүне Польшада Русия илчесенә буяу сибүләре турындагы видеога бәйле җинаять эше уңаеннан уздырганнар.

Бүген, 9 сентябрьдә иртәсендә Татарстанның Сайлауларны күзәтүчеләр ассоциациясе җитәкчесе Дмитрий Первухинда тентү узган.

Бу хакта "Idel.Реалии"-га "Яблоко" фиркасенең Татарстандагы бүлекчәсе җитәкчесе Руслан Зиннәтуллин хәбәр иткән.

Зиннәтуллин сүзләренчә, тентүне Польшада Русия илчесенә буяу сибүләре турындагы видеога бәйле җинаять эше уңаеннан уздырганнар.

"Республикасы" Telegram-каналы хәзер Первухиннан сорау алуларын яза. Аның бу эштә кем буларак узуы әлегә билгеле түгел.

"Террорчылыкны аклау" маддәсе нигезендә ачылган әлеге җинаять эше кысаларында 17 августта Казанда Азатлык һәм Idel.Реалии белән хезмәттәшлек иткән җиде кешедә дә тентү узган иде.

Шаһит статусында булган Казан журналисты Марина Юдкевичның чит ил паспортын тартып алулары хәбәр ителде.

Кичә иртән КФУның (Казан федераль университеты) социаль-фәлсәфә фәннәре һәм киңкүләм коммуникацияләр институты студенты Владислав Семеновның өендә тентү узды. Әти-әнисе әйтүенчә, егетне Варшаудагы Русия илчесенә һөҗүм ниятләүдә шикләнәләр.

8 сентябрь иртәсендә Алабугада яшәүче эшмәкәр, публицист һәм блогер Ленар Мифтаховны да тентеделәр. Аннан Русия илчесенә кызыл буяу сибү сурәтләнгән видео һәм Азатлык радиосының татар-башкорт редакциясе хезмәткәрләре турында сораганнар.

"Алар моны тикшерү комитеты кушуы белән эшли. Аларның бу тикшерү эше материаллары белән таныш булмаулары, бу теманы үзләре дә аңламаулары, бары кушканны башкаручы гына булулары сизелә иде. Төп бурычлары — өйгә килеп телефонны һәм ноутбукны алып китү. Әллә ни тырышмаулары күренеп тора иде. Тентү уздырган булып күренергә тырыштылар инде. Эш өстәлендә ни ятса — шуны алып киттеләр", дип сөйләде ул Азатлыкка.

Варшаудагы Русия илчесе Сергей Андреевка буяуны быел 9 майда, Кызыл армия солдатлары күмелгән каберлеккә килгәч сипкәннәр иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG