Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европаның 9 иле русияләргә туристик визалар бирүдән туктады


Шенген визасы
Шенген визасы

Италия, Испания, Греция, Франция, Маҗарстан кебек илләр шенген визасына документлар кабул итүне дәвам итә.

Европаның Шенген килешүенә кергән 9 иле русияләргә туристик визалар бирүдән туктады. Бу хакта Русия туроператорлар оешмасы хәбәр итә.

Оешма белдергәнчә, Литва, Латвия, Эстония, Польша, Словакия, Чехия, Нидерланд, Дания һәм Бельгия илләре туристик визага документлар бүтән кабул итми.

Шул ук вакытта Италия, Испания, Греция, Франция, Маҗарстан шенген визасына документлар кабул итүне дәвам итә. Кыпрыс шенген визасын бирми, ләкин үзенең дәүләт визасын русияләргә бирүне дәвам итә.

Мәскәүдә Маҗарстан илчелеге визаны уртача 15 көн эчендә бирә, Греция илчелеге – уртача 2,5 атна эчендә. Русия туристларына лояль булган ил илчелекләрендә чиратлар арткан. Мисал өчен, Франция, Испания, Германия кебек илләр илчелекләрендә виза алу вакыты 1,5 айдан башлана диелә.

Август азагында Европа берлеге илләре русияләргә гадиләштерелгән тәртиптә виза бирүне туктатуын игълан итте. Бу Русия ватандашларына Европа берлегенә керүне кыенлаштырачак һәм кыйммәтрәк итәчәк, диде Европа берлегенең югары вәкиле Жозеп Боррель. Бу чикләү Русиянең Украинага һөҗүм итүе сәбәпле кабул ителде.

Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Европа берлегенең кайбер илләре, шул исәптән Балтыйк илләре, Польша һәм Чехия дә Русия ватандашларына виза бирүдән тулысынча баш тартырга яки моны чикләргә - турист визалары бирмәскә тәкъдим итте.

30 августта Германия һәм Франция русияләргә виза бирүне тулысынча тыюга каршы булуын белдерде.

Латвия, Литва, Эстония һәм Польша үз чикләре аша туристик шенген визасы булган русияләрне кертмәячәген игълан итте.

🛑 Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG