Accessibility links

Кайнар хәбәр

Активист Рәмилә Сәетова полиция тарафыннан тоткарлануын белдерде


Рәмилә Сәетова
Рәмилә Сәетова

Полиция аны Уфадагы музейда Евгения Васильева күргәзмәсен караганнан соң тоткарлаган.

Башкорт активисты Рәмилә Сәетова 13 сентябрьдә Уфада рәссам Евгения Васильева күргәзмәсен караганнан соң аны полиция тоткарлаган. Бу турыда Рәмилә Сәетова ВКонтактеда язды.

Аның сүзләренчә, күргәзмәне карарга Нестеров исемендәге музейга ул дусты белән барган булган.

— Кыйбатлы машиналарда Югары мөфти Таҗетдин, Башкортстан башлыгының җәмәгате Карине Хәбирова-Аветисян һәм Евгения Васильева үзе килде. Бина керешендә аларны Башкортстан мәдәният министры Әминә Шәфикова сәламләде. Мине һәм юлдашымны, күрәсең ул минем белән булгангадыр, чарага кертмәделәр. Без аның тәмамлануын көттек һәм администрация рөхсәте белән экспозицияне карадык, — дип язды активист.

Бинадан чыгуга Рәмилә Сәетованы тоткарлап, Уфадагы 9нчы полиция бүлегенә алып киткәннәр.

Соңрак Сәетова полиция бүлегеннән өч сәгать узгач аны бернинди гаепләү белдерми генә чыгарып җибәрүләрен язды.

Экстремистик эшчәнлеккә чакыруда гаепләнеп ике ел чамасы иректән мәхрүм булган Рәмилә Сәетова бу елның 12 августында иреккә чыкты.

Сәетова 2020 елның ноябрендә тоткарланды һәм сак астына алынды. 2021 елның 3 ноябрендә Уфаның Киров районы мәхкәмәсе башкорт активисты Рәмилә Сәетованы өч елга колониягә җибәрү карары чыгарды. Сәетова Җинаять кодексының 208.2 маддәсе нигезендә экстремистик эшчәнлеккә чакыруда гаепләнде. Прокурор активистка 3,5 ел гомуми тәртипле колония җәзасы бирүне сораган иде. Сәетованың Башкортстанда әрмән диаспорасына карата тискәре фикерләре яңгыраган видеолары интернетта таралганнан соң җинаять эше ачылды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG