Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада IKEA кибете ябылу сәбәпле 318 кеше эшсез калачак


Уфаның ИКЕА кибетендә барлык элмә такталар башкорт дәүләт телендә иде
Уфаның ИКЕА кибетендә барлык элмә такталар башкорт дәүләт телендә иде

Кибет эшчеләре белән очрашулар уздырып, аларны халык мәшгульлеге үзәге күрсәткән хезмәтләр белән таныштырачаклар һәм алга таба эшкә урнашу мөмкинлекләре турында мәгълүмат җиткерәчәкләр диелә.

Уфада IKEA кибете ябылу сәбәпле 318 кеше эшсез калачак. Бу хакта Башкортстан хезмәт министрлыгына сылтама белән "РБК" яза.

2 сентябрьдә министрлык вәкилләре һипермаркет филиалының җитәкчелеге белән очрашкан, анда кибеттә эшләүчеләрне эштән җибәрү һәм башка урынга эшкә урнаштыру мәсьәләләре каралган. Алар халык мәшгульлеге үзәге күрсәткән хезмәтләр һәм алга таба эшкә урнашу мөмкинлекләре турында мәгълүмат җиткерү өчен эшчеләр белән очрашулар оештыру турында килешкән.

Министрлыкта искәртүләренчә, IKEA хезмәткәрләренең бер өлеше Уфадагы башка сәүдә һәм сервис оешмаларында эш тапкан.

Ел башыннан алып Башкортстанда барлыгы 1,3 мең кешене эшеннән җибәргәннәр. Бу 2021 ел ахыры белән чагыштырганда 1,5 тапкырга азрак, узган ел ахырында 2000 кешене эштән алганнар.

12 сентябрьгә булган белешмәләргә күрә, республиканың 255 оешмасында 1,1 мең кешегә эштән китү куркынычы яный. 229 ширкәттә 8,4 мең кеше тулы булмаган эш көнендә эшли. 79 оешмада 3,7 мең кеше вакытлыча эшләми тора. 76 оешманың 600 хезмәткәре административ ялда. Башкортстан хезмәт министрлыгында хезмәт базарындагы бу вазгыятьне тотрыклы дип атыйлар.

Кичә IKEA ширкәтенең Казанда барлык инвестицион проектларын туктатуы, Академик Сахаров урамындагы "Тулпар" метросы станциясе төзелешен финанслауда катнашмаячагы хәбәр ителде.

Узган елларда IKEA Казанның "Мега" сәүдә үзәге янында метро төзелешенә 1 млрд сум бирергә әзер булуын белдергән иде. 2014 елда Татарстан белән IKEA арасында килешү төзелде.

Русия Украинага каршы сугыш башлагач IKEA Русия базарыннан китәргә булды. Кибет 5 июльдән калган тауарларын сатуны сайт аша оештырды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG