Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Империя соңгы битлеген салды". ТИҮне ябу карары көченә керде


Архив фотосы

14 сентябрь Түбән Новгородтагы апелляция мәхкәмәсе Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) шикаятен кире какты. Шул рәвешле Татарстан Югары мәхкәмәсенең оешманы ябу турындагы карары тулысынча көченә керде. Мәхкәмә утырышы видео элемтә аша барды. ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев анда читтән торып катнаша алмады. Ул Русия мәхкәмәләрендә ахырга кадәр көрәшәчәкләрен, кирәк икән, Европа мәхкәмәсенә кадәр барып җитәчәкләрен белдерде.

Бүген Түбән Новгород мәхкәмәсендә ТИҮ Татарстан Югары мәхкәмәсенең оешманы ликвидацияләү турындагы карарын шикаять итү мәсьәләсе каралды. Утырышта әлеге карарны кире кагып, эш нигезендә яңа карар кабул итүне, ягъни Татарстан прокуроры шикаятен канәгатьләдермәүне сорадылар.

Видео элемтә аша барган мәхкәмә утырышында ТИҮнең юристы Алексей Златкин һәм оешманың рәис урынбасары Галишан Нуриәхмәтов катнашкан. Ул якынча бер сәгать дәвам иткән.

Алексей Златкин
Алексей Златкин

— Хөкемдар да безне игътибар белән тыңлады, — диде Златкин Азатлыкка. — Прокурор да мәсьәләне ачыкларга тырышкан кеше кебек сораулар бирде. Хөкемдар прокурордан бу мәсьәлә буенча беренче тапкыр мөрәҗәгать иттеләрме, нинди чаралар күрелде дип сорады. ТИҮгә 2017 елдан бары бер кисәтү булды. Ул да бер ел дәвамында гына үз көчендә кала. Бүген аңа нигезләнеп булмый. Нәтиҗәдә, безнең шикаять кире кагылды. Татарстан Югары мәхкәмәсенең карары тулысынча үз көченә керде.

Юрист сүзләренчә, ТИҮ шикаятен кире кагуның нигезләмәсе турында "бер-ике атнадан соң" белеп булачак. Карар мәхкәмә сайтына эленәчәк һәм шикаять белдерүчеләргә юлланачак.

ТИҮ әлеге карар белән килешми. Златкин башта Самардагы кассация мәхкәмәсенә, аннан Русия югары мәхкәмәсенә шикаять итәчәген әйтте.

Видео элемтә аша барган мәхкәмә утырышында ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев читтән торып катнашыр дип көтелде. "Төркиядән мәхкәмәдә катнашу мөмкинлеге юк", диде юрист.

Төркиягә күчеп китәргә мәҗбүр булган ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев моны көтелгән карар ди.

Фәрит Зәкиев
Фәрит Зәкиев

— Бу көтелгән карар. Империя соңгы битлеген салды. Хәзер бернинди демократия, милли хәрәкәтләр, милли республикалар булмаячак. Элек Европа алдында аларга халыкларны саклыйбыз дип нәрсәдер күрсәтергә кирәк иде. Хәзер аның кирәклеге калмады. Барысы да Русиянең чеп-чи фашист дәүләт икәнен белә, диде ул Азатлыкка.

Шуңа да карамастан, Зәкиев Русиядә барлык мәхкәмә юлларын узып Европаның кеше хокуклары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итәргә җыенуларын әйтте. "Җитешә алсак, безнең андый мөмкинлек бар бугай әле", ди ул.

— ТИҮ ябылмады, аның президиумы, рәисе, низамнамәсе бар. Оешма Русиядә эшләвен туктатса да, дөньяда хәрәкәт итәчәк, — диде Зәкиев.

Быелның 10 июнендә Татарстан Югары мәхкәмәсе ТИҮ эшчәнлеген туктатырга, "экстремистик оешма буларак" ликвидацияләргә дигән карар кабул итте. Моннан тыш, ТИҮ федераль бюджет хисабына мәхкәмә соравы белән ясатылган экспертиза хакын – 858 мең 734 сумны түләргә тиеш диелде.

Русия юстиция министрлыгы каршындагы мәхкәмә тикшерүләре федераль үзәге ясаган экспертизада ТИҮ "Татарстанның мөстәкыйль милли дәүләт буларак бәйсезелек идеясын һәм Татарстанның Русия составыннан чыгу максатында гамәл кылуның кирәклеген пропагандалый", диелә. Федераль экспертлар "Русиянең бөтенлеген бозуда көч куллану", шулай ук "урысларга карата нәфрәт уяту" чарасын куллану идеясы барлыгын, "урысларга карата тискәре мөнәсәбәт", "урыслар татар/мөселманнарны коллыкка алган һәм җирләрен яулап алган дигән социаль стереотип булдыра", "урысларга каршы көрәшкә әзер булырга чакыра" дигән фикерләр булуын теркәде.

ТИҮ юристы Алексей Златкин моны дөреслеккә туры килми дип яңа экспертиза ясатуны таләп итте. Прокурор моңа нигез юклыгын әйтте, хөкемдар моның белән килеште.

Татар иҗтимагый үзәгенә карата ачылган бу мәхкәмә эше 2021 елның гыйнварыннан бирле дәвам итә. Татарстан прокуратурасы Хәтер көннәрендә уздырылган митингларда яңгыраган чыгышлар һәм 2017 елда татар телен яклап язган хатында белдерелгән фикере өчен ТИҮне экстремистик оешма дип тануны һәм аның эшчәнлеген тыюны сорап Югары мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән иде.

Татар иҗтимагый үзәге: 1989–2021
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:26:48 0:00

Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ)

Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) — татар милли хәрәкәтенең иң карт һәм абруйлы оешмасы. Оештыру корылтае 1989 елның февралендә уза. Беренче рәисе — Марат Мөлеков (1930-1997).

Оешманың максатлары — татар дәүләтчелеген торгызу, Русия һәм башка илләр белән тигез дәүләтара мөнәсәбәтләр урнаштыру, татар телен чын дәүләт теле итү, башка төбәкләрдә яшәүче татарларга милли-мәдәни һәм үзбилгеләнү хокукларын гамәлгә ашыруда ярдәм итү.

80нче еллар ахыры–90нчы еллар башында ТИҮ үз таләпләрен куеп мәйданнарда меңләрчә кеше катнашында митинглар оештыра. Татарстан хакимияте халык күтәрелешен Мәскәү белән сатулашуларда куллана.

Соңгы елларда оешманың активлыгы кими, төрле ысуллар, мәхкәмәләр, акчалата җәзалар белән ул көчсезләндерелә.

2021 елның октябрендә Русия юстиция министрлыгы ТИҮне экстремистик эшчәнлек алып баручы оешма дип танып, аның эшчәнлеген туктатты. ТИҮ аппеляция мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итсә дә, мәхкәмә аны канәгатьләндермәде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

XS
SM
MD
LG