Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Азат Идел-Урал" хәрәкәте Конгресста сугышны хуплаучы татарларның кара исемлеген Украинага тапшырган


Дөнья татар конгрессының VIII корылтае
Дөнья татар конгрессының VIII корылтае

“Азат Идел-Урал” хәрәкәте активистлары октябрь ахырына кадәр киңәшләшүләрне төгәлләп, мөрәҗәгатьләрне тагын дүрт илнең тышкы эшләр министрлыкларына тапшырырга ниятли.

"Азат Идел-Урал" хәрәкәте Дөнья татар конгрессының VIII корылтае нәтиҗәләре нигезендә төзелгән кара исемлегенең өлгесен Украина тышкы эшләр министрлыгына җибәргән. Анда барлыгы 119 исем. Бу исемлектәге кешеләр корылтайда катнашкан иде һәм алар Русия гаскәрләренең Украинага басып керүен яклады.

Хәрәкәтне оештыручыларның берсе Рафис Кашапов санкцияләр исемлеге өстендә эшләү өч этапта бара дип белдерде.

—Санкцияләр исемлеген нинди дәүләтләргә җибәрдегез дип еш сорыйлар. Бу юнәлештә башлаган эшебез бик масштаблы һәм катлаулы. Хатларны йогынты ясый алырдай дәүләтләрнең тышкы эшләр министрлыкларына җибәрү һәм Facebook-та бөтенегезне безнең сүзгә колак салырга чакырабыз дип белдерү генә җитми. Юк, алай итеп кенә булмый. Безнең мөрәҗәгатьне татар дөньясының ике дистәдән артык абруйлы эшлеклеләре имзалады – бу беренче этап иде. Икенче этапта элемтәләрне җайга сала, теге яки бу илдә, аларның тышкы эшләр министрлыгында карарлар кабул итү механизмының ничек эшләвен аңлый торган кешеләр белән киңәшләшә башладык. Өченче этапта мөрәҗәгатьләребез чынлап та каралсын һәм алар нигезендә эш алып барылу ихтималы зур булсын өчен түрәләр һәм дипломатлар белән рәсми булмаган киңәшләшүләр үткәрдек. Шуңа күрә мөрәҗәгать рәсми рәвештә әлегә Украина тышкы эшләр министрлыгына гына җибәрелде, ди ул.

"Азат Идел-Урал" оешмасында әйтүләренчә, хәзерге вакытта Европа берлеге илләренең берсендәге дипломатлар белән киңәшләшүләр бара.

—Бу Европа иле белән беренче тапкыр элемтәгә чыккач, безгә башта бу исемлек нигезендә Украина чикләүләр кертсә яхшы булыр иде, диделәр, чөнки мәсьәлә турыдан-туры Украинага кагыла. Шулай эшләдек тә, ди Кашапов.

"Азат Идел-Урал" хәрәкәте активистлары октябрь ахырына кадәр киңәшләшүләрне төгәлләп, мөрәҗәгатьләрне тагын дүрт илнең тышкы эшләр министрлыкларына тапшырырга ниятли.

Быелгы Корылтай татар дөньясында зур шау-шу тудырды, Русиянең Украинадагы сугышын хуплаган резолюция кабул итте.

Резолюцияне кабул итүне бик тиз тоттылар, күп кеше нәрсә булганын аңламый да калды. Каршы һәм битараф тавышларны да санап тормадылар. Залда үз фикерен яңгыраткан Фәүзия Бәйрәмованы да исәпкә алучы булмады, ул протест йөзеннән залдан чыгып китте.

8 августта "Азат Идел-Урал" Конгресста сугышны хуплаучы аерым татарларны кара исемлеккә кертүен белдерде, әлегә анда 119 фамилия бар.

Күп кенә чит илләрдәге татарлар сугышка протест йөзеннән корылтайга барудан баш тартты. Финляндия татарлары да корылтайга бармады һәм сугышны хөкем итеп чыкты. Монреаль татарлары оешмасы җитәкчесе Марат Сәләхетдинов Конгресс резолюциясенә Русиянең Украинадагы сугышын хуплауны кертүне зур мәгънәсезлек дип атады һәм оешманың Конгресстан чыгу эшен башлавын белдерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG