Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ел башыннан Русиягә качак статусы сорап Украинаның 53 ватандашы мөрәҗәгать иткән


Русиягә чыгарылган Украина ватандашлары. Белгород өлкәсе
Русиягә чыгарылган Украина ватандашлары. Белгород өлкәсе

2022 елның июнь ае ахырына Русиядә 300 кешенең качак статусы булган, аларның яртысыннан артыгы - Әфганстан ватандашлары. Быел гыйнвардан башлап бу статусны өч кешегә биргәннәр, икесенең Украина ватандашы түгеллеге төгәл билгеле диелә.

2022 елның беренче ярты еллыгында рәсми качак статусы сорап Русиягә Украинаның 53 ватандашы мөрәҗәгать иткән, бу статусны күп дигәндә бер украинга биргәннәр. Шул ук вакытта Русия хакимиятләре миллионнан артык украинны кабул итүе турында белдерә. Эчке эшләр министрлыгының мөһаҗирлек статистикасын "Сивил теләктәшлек" ("Гражданское содействие") качакларга һәм мөһаҗирләргә ярдәм комитеты анализлаган.

2022 елның июнь ае ахырына Русиядә 300 кешенең качак статусы булган, аларның яртысыннан артыгы - Әфганстан ватандашлары. Быел гыйнвардан башлап бу статусны өч кешегә биргәннәр, икесенең Украина ватандашы түгеллеге төгәл билгеле диелә.

Шул ук вакытта июльдә Русия гадәттән тышхәлләр министрлыгы ел башыннан Русиягә Украинадан 1,8 миллион качак килде дип ышандырган иде. Бу белешмәләрдә чикне берничә мәртәбә үтеп чыккан, Европага киткән яки Украинага кире кайткан кешеләр дә исәпкә алынганмы – билгеле түгел, диелә хисапта.

Качак статусыннан тыш Русия вакытлыча сыену урыны да бирә. Бу статус бер елга кадәр бирелә һәм аның социаль гарантияләре, хокуклары качаклыкныкына караганда азрак.

2022 елның беренче алты аенда Русиядә 64 меңләп украин вакытлыча сыену урыны алган, бу әлеге статус бирелгән барлык кешеләрнең 99,5 проценты.

Сугыш аркасында Русиягә мәҗбүри китерелгән яки күченергә мәҗбүр калган украиннарның кайберләрендә инде Русия ватандашлыгы бар, аларга өстәмә статус кирәк түгел.

2019 елдан башлап эчке эшләр министрлыгы оешмалары аша 1,1 миллионнан артык украин Русия паспортлары алган. 2022 елның беренче алты аенда 105 меңнән артык украинга Русия ватандашлыгы бирелгән, бу – узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 43 роцентка азрак.

Хисапта әйтелгәнчә, Русия паспортын алырга теләүче украиннарның саны нигездә кимегән, шуңа паспорт бирү очраклары да азайган. "Русия ватандашлары булырга теләүчеләрнең күбесе моны эшләде инде", диелә документта.

Русиягә чыгарылган украиннар илдә документсыз да яши ала, аларны җәзага тарту яки Русиядән депортацияләү булмаячак, дип хәбәр иттеләр июньдә Русия эчке эшләр министрлыгында.

Русиянең башка төбәкләре белән беррәттән Украина ватандашларын Татарстан һәм Башкортстанга да китерделәр.

Быел 24 февральдә Русия Укаинага бәреп керде. БМО мәгълүматларына күрә, сентябрь уртасына Украина халкының 18ләп проценты – 7,3 миллион кеше Европа илләренә күчеп киткән.

Аларның биш миллионга якыны кире әйләнеп кайткан. Human Rights Watch халыкара хокук яклау оешмасы Украина ватандашларын Русиягә яки басып алынган җирләргә мәҗбүри күчереп йөртүне сугыш җинаятьләренә тиңли.

Украиннарны чыгаруны Украина "депортацияләү", Русия – "эвакуацияләү" дип атый.

БМО белешмәләренә күрә, сентябрь уртасына Украинаның 5827 тыныч кешесе һәлак булган, аларның 375е – балалар. Ике илнең дә дистәләгән мең хәрбие үлде. Тарафлар бер-берсен сугыш җинаятьләре кылуда гаепли.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG