Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Газпром" хезмәткәрләрен Украинадагы сугышта яраланучылар өчен акча тапшырырга мәҗбүр иткәннәр


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Хезмәткәрләргә кимендә 1000 сум акча күчерергә кушканнар, моны Украинадагы сугышта яраланып кайтучылар дәвалана торган һоспитальләрдә дарулар җитмәве белән аңлатканнар.

"Газпром" оешмасының Саха республикасындагы Ленски сак бүлеге хемәткәрләренең WhatsApp чатындагы сөйләшүләре радиобызның урыс хезмәтенә килеп ирешкән. Сөйләшүләрнең скриншотыннан күренгәнчә, ширкәт хезмәткәрләрен "махсус хәрби операция"дә яраланган хәрбиләргә 1000 сум акча күчерергә мәҗбүр итәләр, чөнки җирле хастаханәләрдә һәм һоспитальләрдә "коточкыч дәрәҗәдә дарулар җитми" икән.

"Махсус хәрби операция" барышында Ерак Көнчыгыш хәрби бүлгесеннән төрле яралану һәм имгәнүләр алган хәрбиләр күбәйде. Газпром филиалы, Газпромның Хабаровскидагы Ерак Көнчыгыш төбәкара идарәсе хастаханәләрдә һәм һоспитальләрдә коточкыч дәрәҗәдә җитмәүче даруларны сатып алуга матди ярдәм күрсәтергә булды. Әлеге телефон номерына кимендә 1000 сум җибәрергә кирәк. Акчаларны күчергәч, шул ук номерга WhatsApp-тан фамилиягезне языгыз. Алга таба отряд җитәкчелегенә материаль ярдәм күрсәтүдә ничә кешенең катнашуы, кемнең бу үтенечкә колак салмавы турында хисап төзеләчәк, бу шуның өчен кирәк", диелгән хәбәрдә.

Скриншотны редакциягә җибәргән чыганак сүзләренчә, әлеге чатта сак острядының 100ләп хезмәткәре утыра. Мондый чатлар башка отрядларда да бар, дип сөйләгән ул. "Элегрәк акча җыю ирекле иде, тик даими булды. Хәзер исә ихтыяри-мәҗбүри", дип аңлаткан ул. Чыганак иминлеген кайгыртып, исемен күрсәтмәүне сораган.

"Газпром"ның Ерак Көнчыгыш төбәкарә сак идарәсендә дә, оешманың һөнәри берләшмәсендә дә хәбәрче шалтратуына җавап бирмәгәннәр.

"Газпром"ның ДВМУО һөнәри берләшмәсе Telegram каналыннан күренгәнчә, берләшмә әгъзалары Украинадагы сугышта яраланып, Русия һоспитальләрендә дәваланучы Русия хәрбиләренә дип акча җыйган булган инде. Мартта, майда һәм июньдә шушындый чаралар ярдәмендә ярты миллион сумнан артык акча тупланган.

  • 24 февральдә Русия Украинага каршы сугыш башлады. Шул вакыттан бирле, илнең төрле төбәкләрендә сугышка җибәрү өчен ихтыяриларны һәм Украинаның басып алынган җирләрендә яшәүчеләр өчен дип һуманитар ярдәмнәр, оешма хезмәткәрләреннән мәҗбүри-ихтыяри акча җыюлары турында даими хәбәр ителеп тора.
  • Аерым алганда Татарстанның Чаллы шәһәрендә КАМАЗ эшчеләре фетнәчел Донецки һәм Луһански "халык республикалары"на сигез миллион сум ярдәм җыйган иде.
  • Май ахырыннан Башкорстанда да бюджет тармагында эшләүчеләрдән фетнәчел "Луһански халык республикасы"ның Красный Луч шәһәрендә яшәүчеләргә дип һуманитар ярдәм җыю эше башланды.
  • "ЛНР"га һуманитар ярдәмне җыю беренче чиратта табиблар арасында барганлыгы ачыкланды. Азатлык шалтыратып сөйләшкән табиблар, шәфкать туташлары бу эшнең баруын раслады. Алар арасында моның белән риза булмаучылар шактый, әмма журналистлар белән аралашканда исемнәрен атаумауны сорадылар. Куркуларын җитәкчелекнең үч алу ихтималы белән аңлаттылар.
  • Акча сораган мөрәҗәгатьләр WhatsApp-та оештырылган төркемнәргә җибәрелә дип аңлаттылар. Шунда ук PDF форматында гариза өлгесе дә беркетелә. Ул кешенең акчыны үз ризалыгы белән күчерүен дәллилләр өчен кулланыла. Каядыр акчаның төгәл күләме бар, каядыр ул бер көнлек хезмәт хакы күләмендә дип күрсәтелгән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG