Accessibility links

Кайнар хәбәр

Салават: "Илһам Шакиров бүләгенең бәясенә канәгатьсезлек белдерәм"


Салават Фәтхетдинов
Салават Фәтхетдинов

Бүләк өч җырчыга 200шәр мең сум күләмендә тапшырыла.

Татарстанның халык җырчысы Салават Фәтхетдинов Илһам Шакиров исемендәге бүләкнең бәясенә ризасызлык белдерде. Бу хакта ул бүген "Татар-информ"да әлеге премиягә багышланган матбугат очрашуында әйтте.

"Премиянең бәясенә канәгатьсезлек белдерәм. Илһам Шакиров бик зур исем. Мондый кабатланмас шәхес 100 елда тумаячак. Илһам Шакиров бүләге кимендә Тукай бүләге белән бәрабәр булырга тиеш. Тукайның үз чоры, Илһам абыйның да үз чоры бар. Безгә җыелышып, бәясе турында сөйләшергә кирәк. Аның бәясен әйтү оят. Зур кешенең исеме белән бигрәк вакланабыз. Бу безнең канда, гадәттә микән... Моның өчен көрәш, ярыш булырга тиеш", диде ул.

Илһам Шакиров бүләгенең приз фонды 600 мең сум күләмендә билгеләнгән. Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин белдергәнчә, әлеге акчалар өч җиңүчегә – вокал (хатын-кыз һәм ир-ат) һәм халык җырчысына 200 мең сум күләмендә бирелә. Шул ук вакытта Габдулла Тукай бүләгенең һәрбер лауреатына 500 мең сум каралган.

Салават Фәтхетдинов сүзләренчә, Илһам Шакиров исемен мәңгеләштерүдә дә сораулар тууын белдерде.

"Бер залны аның исеме белән атадык та тукталдык. Вакытлар узды. Әзрәк активлык кирәк журналистларга да. Матур гына тыныч итеп бер сүзсез утырасыз бит. Илһам абый Шакиров язмышы белән тормышыбыз да шулай дәвам итә. Сез әзрәк усал, таләпчән булсагыз, исемне мәңгеләштерү эше күбрәк эшләнер иде. Без бәйге оештырып кына түгел, сез дә Илһам абый турында мәгълүмат язарга тиешсез", диде ул һәм Әлфия Афзалованы да "оныттык" дип өстәде.

Илһам Шакиров исемендәге бүләк 2020 елда булдырылды. Ул ике елга бер оештырыла. Беренче премияне 2021 елның 15 февралендә – җырчы туган көнендә тапшырдылар. Төп бүләк Филүс Каһиров, Резеда Галимова һәм Флер Шакировка бирелде. Киләсе премия 2023 елда тапшырылачак. Бәйге оештыручылар гаризаларны 15 ноябрьгә кадәр кабул итәчәк.

Татар җәмәгатьчелеге Илһам Шакиров һәм Әлфия Афзалованың исеме тиешенчә мәңгеләштерелмәде дигән тәнкыйть белдереп килә. 2019 елда аларның исемнәре Казан үзәгеннән читтә урнашкан урамнарга бирелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG