Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар җырчылары өчен Илһам Шакиров исемендәге дәүләт бүләге булдырыла


Илһам Шакировка багышланган концерт, архив фотосы
Илһам Шакировка багышланган концерт, архив фотосы

200 мең сум күләмендә өч премия тапшыру карала — ике һөнәри башкаручыга һәм бер һәвәскәр җырчыга.

Татарстанда җыр сәнгате өлкәсендә яңа дәүләт премиясе булдырылырга мөмкин. Ул Илһам Шакиров исемен йөртәчәк һәм һөнәри, һәвәскәр җырчылар арасында узган бәйге җиңүчеләренә тапшырылачак. Бу турыда Татарстан дәүләт шурасында Татар телен саклау комиссиясенең беренче утырышында республика вице-премьеры, "Милли шура" рәисе Васил Шәйхразиев хәбәр иткән.

Бер премия 200 мең сум күләмендә булыр дип көтелә. Ике премия һөнәри башкаручыга, берсе һәвәскәр җырчыга тапшырылыр дип көтелә. Васил Шәйхразиев мондый бәйге һәм бүләкләү татар теленең дәрәҗәсен күтәрәчәк дип белдергән.

Татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе июльдә булдырылды. Аны Татарстан Дәүләт шурасы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов җитәкләячәк. Урынбасары итеп мәгариф министры Рәфис Борһанов билгеләнгән. Комиссиядә барлыгы 35 кеше.

Азатлык тел активистлары, комиссия әгъзалары белән беренче итеп хәл ителергә тиешле мәсьәләләрне барлады. Татар телен үстерүдән 10 юнәлеш тәкъдим ителде.

XS
SM
MD
LG