Accessibility links

Кайнар хәбәр

Роскомнадзор: медиа чаралары мобилизация турында "ялган хәбәрләр" өчен томаланачак


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Оешма бары тик рәсми хакимият тараткан мәгълүматны гына кулланырга куша.

Роскомнадзор медиа чараларына мобилизация турында материаллар әзерләгәндә "башкарма хакимиятнең федераль һәм төбәк оешмаларыннан алынган мәгълүмат-белешмәләрне генә кулланырга" кушты. Бу хакта оешма үзенең Telegram-каналында хәбәр итә.

Ялган мәгълүмат тараткан өчен "киңкүләм мәгълүмат иреген начар максатларда куллану" маддәсе нигезендә җавалылыкка тартырга, ә интернеттагы материалларны кичекмәстән томаларга мөмкиннәр, дип хәтерләтә Роскомнадзор.

Бүген иртән русияләргә мөрәҗәгатендә Владимир Путин илдә өлешчә мобилизация игълан итте, ул – 21 сентябрьдән башлана. Президент әйтүенчә хәрби хезмәткә запастагы, элек гаскәрдә булып кайтканнар чакырылачак.

24 февральдә – Русия Украинага бәреп кергән көнне дә Роскомнадзор мәгълүмат чараларына сугыш турында Русиянең рәсми чыганакларына таянып кына язарга кушкан иде.

Украинага каршы "махсус хәрби операция" башланганнан соң Русиядә "сугыш" сүзе тыелды. Роскомнадзор мәгълүмат чараларыннан "махсус операцияне" сугыш дип атаган материалларны алып ташлауны таләп итте.

Русия хакимиятләре кануннарны да кырыслатты. Русиядә сугышка каршы чараларда катнашучыларга каршы яңа – "урыс гаскәрләре турында ялган мәгълүмат тарату һәм аларны дискредитацияләү" маддәләре нигезендә административ һәм җинаять эшләре ачалар, шул исәптән социаль челтәрдә фикер белдерүчеләргә дә.

"Сугыш", "басып керү" сүзләре һәм аларны туктатуга чакырулар хәзер ил гаскәрен дискредитацияләү дип таныла.

Сугыш башлангач Русиядә күп кенә бәйсез басмаларның сайтлары томаланды, кайберләре эшчәнлеген туктатып торырга мәҗбүр булды.

Русия хакимиятләре томалаган сайтлар арасында Азатлык радиосы һәм аның проектлары, Крым.Реалии, Idel.Реалии, Настоящее Время, "Америка авазы", New Times, "Тайга.инфо", DOXA, "Эхо Москвы", "Дождь", "Медуза", BBC-ның рус хезмәте, Deutsche Welle һәм башкалар бар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG