Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыда иртән хәрби комиссариат янында мобилизацияләнүчеләрдән чират тезелгән


Чаллы хәрби комиссариаты. Архив фотосы
Чаллы хәрби комиссариаты. Архив фотосы

Барлыгы 50ләп кеше җыелган диелә. Чиратта торучыларның берсе – 30 яшьлек Алексей Чикинов хәрби комиссариатка чакыру кәгазен эш урынында тапшыруларын әйткән.

Бүген, 22 сентябрь иртәсендә Чаллының хәрби комиссариаты янында кулларына хәрби чакыру кәгазьләре тоткан ир-атлар җыелган, бу хакта "Бизнес Online" яза.

Чиратта торучыларның берсе – 30 яшьлек Алексей Чикинов үзенә чакыру кәгазен кичә эштә бирүләрен әйткән.

"КамАЗга караучы двигательләр заводында эшлим. "Повестка" алдым. Бүген төштә автобус киләчәк һәм безне Казанга – танк училищесына алып китәчәкләр диделәр. Полковниктан җыеннарның ни кадәр булачагы турында сораган идем, җавап бирмәде. Кешеләрне билгеле бер вакытка чакыралар. Мине иртәнге сәгать тугызга чакырдылар, кемнедер төш вакытына, кемнедер кичке бишкә чакырганнар. Өйдә хатыным борчыла инде. Үземнең исә кәефем яхшы. Кирәк икән – димәк кирәк. Бернишләп тә булмый", дип сөйләгән ул.

24 февральдә Русия Украинага каршы сугыш башлады. Моңа кадәр Русиядә ачык мобилизация булмады, ләкин төрле юллар аша кешеләрне кораллы көчләр белән кыска вакытлы контракт төзүгә җәлеп итәргә тырыштылар.

Кичә, 21 сентябрьдә русияләргә мөрәҗәгатендә президент Владимир Путин өлешчә мобилизация игълан итте. Азатлык сөйләшкән белгечләр, бу Русия армиясенең көчсезлеген күрсәтә, хәзер төбәк җитәкчеләре Мәскәү кушканны үтәр өчен тырышачак, халыкның сабырлыгы әкренләп бетә бара, дип саный.

Русиядә өлешчә мобилизация игълан ителүгә, шул ук көнне хәрби комиссариатка чакырулар да килә башлады.

Әйтик Актаныш хәрби комиссариаты 21 сентябрь иртәсендә Путинның өлешчә мобилизация игълан итүенә алдан ук әзерләнгән булып чыкты. "Повестка" алучы актанышларның кайберәүләренең өйләренә чакыру кәгазен 20 сентябрь кичен үк алып килгәннәр, ә кемгәдер Путинның чыгышы тәмамлануга ук китереп тоттырганнар. Актаныш ирләре районның хәрби комиссариаты алдан ук әзерләнгән булып чыга дигән нәтиҗә ясый.

Мобилизациягә эләккән ирләр ачыктан-ачык та, аноним сөйләшүдән дә шүрли. Җинаять эшеннән сагая. "Бармасаң – төрмә, барсаң – үлем. Нәрсәне сайларга да белмәссең" – күпләр телендә шушы дилемма. Әмма Азатлык белән аралашкан кешеләр сугыштан, анда үлеп калудан курка.

Азатлык Татарстаннан Украинадагы сугышка китеп һәлак булучыларны аерым исемлеккә туплап бара. Ачык чыганакларга һәм рәсми мәгълүматларга нигезләнгән бу исемлектә 123 ир-егетнең исеме бар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG