Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рамзан Кадыров Чечняда мобилизация үткәрелмәячәк, республика планны 254 процентка үтәде, дип белдерде


Чечня башлыгы Рамзан Кадыров
Чечня башлыгы Рамзан Кадыров

Чечня башлыгы әйтүенчә, 21 сентябрьдә Грозныйда сугышка каршы митингка чыгучыларның туганнарын мобилизацияләгәннәр. Кадыров кем митингка чыга, шул кешеләрне, яки аларның ирләрен һәм бөтен балаларын “алгы сафка” җибәрәчәкләр дип янаган.

Чечня башлыгы Рамзан Кадыров республикада мобилизация үткәрелмәячәген хәбәр итте. Аның сүзләренчә, Чечня "планны 254 процентка арттырып үтәгән". Бу хакта ул "махсус операция" уздыру оператив штабының киңәшмәсендә әйткән, сюжетны "Грозный" дәүләт телеканалында кичә, 22 сентябрь кичендә күрсәткәннәр, дип яза Кавказ. Реалии.

Кадыров Украинага каршы сугыш барган вакыт эчендә 20 мең чечен фронтка китте, шуңа Чечня "тормышка ашырылган планны 254 процентка арттырып үтәде" дип әйткән. Нинди план хакында сүз баруына төбәк башлыгы ачыклама бирмәгән.

Соңрак Кадыров үзенең Telegram-каналында да бу хакта язды. "Без бу механизмны баштан ук, әле өлешчә мобилизация игълан ителгәнче үк эшләгән идек. Аннан соң, республикада меңләгән ихтыяридан торган резерв бар, кирәк булса алар Ватанны яклаучылар сафын тулыландыра алачак", дип искәрткән Чечня башлыгы.

21 сентябрьдә Грозныйда хатын-кызлар сугышка каршы митинг уздырмакчы булды, Кадыров бу хакта да сөйләгән. Аның әйтүенчә, Чечнядагы бу 40 хатын-кызның туганнарын инде мобилизацияләп Украинага җибәргәннәр. Кадыров кем митингка чыга, шул кешеләрне, яки аларның ирләрен һәм бөтен балаларын "алгы сафка" җибәрәчәкләр дип янаган.

Элегрәк бу хакта 1ADAT оппозиция хәрәкәте вәкиле Ибраһим Янгулбаев хәбәр иткән иде: аның мәгълүматынча, митингка чыккан бу хатын-кызларның туганнарыннан документлар имзалаттырганнар. Бу документларда аларның фронтка янәсе ихтыярилар буларак китүләре әйтелгән.

15 сентябрьдә Чечня башлыгы Рамзан Кадыров Русия төбәкләре башлыкларын мобилизация башларга чакырды.

"Кремльнең сугыш хәле игълан итүен яки Украинада "махсус хәрби операция" тәмамлануын көтеп утырырга кирәкми. Бүген Русиянең һәр субъекты башлыгы дәүләткә булышырга әзер булуын дәлилләргә тиеш", дип белдерде ул. Аның фикеренчә, һәр төбәкнең җитәкчесе бер мең ихтыярины гына булса да әзерләсә, бу "махсус операция"нең бурычларын кыска вакыт эчендә хәл итәргә булышачак".

21 сентябрьдә Русия президенты илдә өлешчә мобилизация үткәрү турында игълан итте.

Русия саклану министры Сергей Шойгу өлешчә мобилизация кысаларында Украинадагы сугышка резервтагы 300 мең хәрбине җибәрәчәкләрен белдергән иде. Әмма президент хакимиятендәге чыганакларына сылтама белән "Новая газета. Европа" чынлыкта президент фәрманының яшерелгән пункты миллион кешене гаскәргә чакырырга мөмкинлек бирәчәк дип язды.

Кремль сүзчесе Дмитрий Песков моны "ялган мәгълүмат" дип атады.

  • 24 февральдә Владимир Путин фәрманы белән Русия гаскәрләре Украинага бәреп керде. Мәскәү Украинада басып алу сугышы алып баруын кире кага һәм моны "махсус операция" дип атый.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG