Accessibility links

Башкортстан Корылтае депутатларының балалары да мобилизациягә эләккән


Башкортстан парламенты бинасы
Башкортстан парламенты бинасы

Шул ук вакытта Корылтай депутатлары үзләре әлегә Украинага каршы сугышка барырга теләк белдермәгән.

Өлешчә мобилизация кысаларында, Башкортстан Дәүләт җыенының берничә депутаты баласына да хәрби чакыру килгән. Бу хакта Башкортстан Корылтае вице-спикеры Рөстәм Ишмөхәмәтов сүзләренә таянып, "Коммерсантъ" хәбәр итә. Вице-спикер төгәл фамилияләр атамаган.

Шул ук вакытта Корылтай депутатлары үзләре әлегә Украинага каршы сугышка барырга теләк белдермәгән. Ишмөхәмәтов "мондый карарларны һәркем мөстәкыйль кабул итергә тиеш", әмма депутатларга "повестка"лар килсә, алар "Ватанны саклау бурычларын үтәргә китәчәк", дигән.

Кичә, 22 сентябрьдә Корылтай депутатлары бертавыштан өлешчә мобилизацияне хуплаган иде. Парламент рәисе Константин Толкачев депутатларга да "хәрби операция"дә катнашырга, мобилизацияләнергә тәкъдим итте. Дәүләт җыены бу карарны "бөтен яклап хуплаячак" диде.

"Коммерсантъ" хәбәренчә, аннексияләнгән Кырым башлыгы Сергей Аксеновның улын да мобилизацияләгәннәр.

"Канун бөтен кеше өчен дә бер, аерма юк. Бүген минем улымны чакырдылар. Улым белән горурланам" , дигән ул.

Кичә Аксенов хәрби чакыру алучы кырымнарга 200әр мең сум акча түләнәчәген әйткән иде.

"Минем кушуым белән мобилизацияләнгән кырымнарга бер мәртәбә 200 мең сум түләнәчәк. Бу безнең сугышчыларыбызга һәм аларның гаиләләренә өстәмә матди ярдәм", диде ул.

Әлегә Татарстаннан мобилизациягә эләккән депутат балалары турында да, сугышка китәргә теләк белдергән депутатлар турында да хәбәрләр ишетелмәде.

Шул ук вакытта Русия думасының дүрт депутаты, шул исәптән Виталий Милоновның да Украина сугышына китәргә теләве хәбәр ителде. Аларның бу хактагы гаризаларын саклану министрлыгы караячак.

24 февральдә Русия Украинага каршы сугыш башлады. Моңа кадәр Русиядә ачык мобилизация булмады, ләкин төрле юллар аша кешеләрне кораллы көчләр белән кыска вакытлы контракт төзүгә җәлеп итәргә тырыштылар.

21 сентябрьдә русияләргә мөрәҗәгатендә президент Владимир Путин өлешчә мобилизация игълан итте. Азатлык сөйләшкән белгечләр, бу Русия армиясенең көчсезлеген күрсәтә, хәзер төбәк җитәкчеләре Мәскәү кушканны үтәр өчен тырышачак, халыкның сабырлыгы әкренләп бетә бара, дип саный.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG