Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада Донбасстагы референдумнарны хуплап "Шәйморатов дәвамчылары үзләренекен ташламый" митинг-концерты бара


"Аспекты" басмасы әлеге чара башланыр алдыннан, митинг узасы урынга оештырылган төстә студентлар колоннасы килде, дип язды. Студентларга байраклар тоттырулары әйтелә. Чарага төрле оешмалардан кешеләрне мәҗбүри китерүләре турында хәбәрләр күп.

Уфада Шәйморатов дәвамчылары үзләренекен ташламый" митинг-концерты бара, бу хакта "Башинформ" хәбәр итә.

Басма хәбәренчә, концерт узган мәйданда "алма төшәр урын да юк", байраклар җилферди, экраннан Русия гимны сүзләре тапшырыла.

"Аспекты" басмасы исә Донбасстагы референдумнарны хуплап үткәрелүче әлеге чара башланыр алдыннан, митинг узасы урынга оештырылган төстә студентлар колоннасы килде, дип язды. Студентларга байраклар тоттырулары әйтелә. Чарага төрле дәүләт һәм дәүләткә бәйле оешмалардан кешеләрне мәҗбүри китерүләре турында хәбәрләр күп.

Митинг башында "За Россию" өндәүләре яңгыраган, халыкның исенә төшереп, Урал-батыр "ата-анага, хакимгә һәм батырга сүзсез буйсынырга" кушып калдырган дип тә әйткәннәр.

Чара барышында сәхнәгә халык депутатлары, иҗтимагый оешма вәкилләре, Башкортстан хәрби комиссары Михаил Блажевич, башкорт эстрадасы йолдызлары чыгачак дип яза "Башинформ".

Русия Украинага бәреп кергәннән бирле Башкортстанда Шәйморатов исеме бик еш телгә алына. Әйтик республикада Русиянең Украинага каршы башлаган сугышына җибәрү өчен Шәйморатов исемендәге батальон төзелде.

Башкортстан үзендәге мәктәпләрне читкә куеп торып, беренче чиратта фетнәчел Луһански төбәгендәге Шәйморатов исемендәге мәктәпне сипләде.

Русиянең 24 февральдә Украинага башлаган һөҗүмен хуплауда Башкортстан алдынгы төбәкләрнең берсе.

21 сентябрьдә Путин өлешчә мобилизация игълан иткәч тә, Идел буе төбәкләре арасында беренчеләрдән буып моны республика башлыгы Радий Хәбиров хуплап чыкты.

Бүген фетнәчел Луһански һәм Донецки "халык республикалары"нда, Мәскәү басып алган Херсон һәм Запорожье өлкәләрендә Русиягә кушылу турында референдумнар башланды.

Украина президенты Владимир Зеленский, Русия басып алган җирләрдә референдумнар үткәрсә, бу аңа Украина хакимияте белән сөйләшүләр алып баруга юл ябачак, дип кисәткән иде.

Көнбатыш ил җитәкчеләре дә әлеге тавыш бирүләрне легитим дип санамаячак дип белдерде.

Башта Кремль Русиягә керү турындагы референдумнарны Украинаның басып алынган кайбер төбәкләрендә 11 сентябрьдә үткәрмәкче иде. Әмма фронттагы вазгыять һәм украин гаскәрләренең һөҗүмгә күчүе сәбәпле бу тормышка ашырылмый калды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG