Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: хәрби комиссариатларда 10 ноябрьгә кадәр өч тапкыр чакырылыш булачагын әйтәләр


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Чакырылышның 26 сентябрьдән 10 октябрьгә, 11 октябрьдән 25 октябрьгә һәм 26 октябрьдән 10 ноябрьгә кадәр буласы өч дулкыны турында Омскидагы хәрби комиссариат хезмәткәре сөйләгән диелә. "Беркем качып кала алмый, беркемне дә онытмаячаклар, бөтен кешене табачаклар", дип белдергән ул.

Русия хәрби комиссариатларының берсендә, чакырылучыларның туганнарына Путин игълан иткән мобилизация кысаларында чакырылышның өч дулкыны булачак дигәннәр. 26 сентябрьдән 10 октябрьгә, 11 октябрьдән 25 октябрьгә һәм 26 октябрьдән 10 ноябрьгә кадәр. Бу хакта хәрби комиссариаттагы сөйләшүләр яздырып алынган аудиога таянып "Дождь" яза.

Өч тапкыр чакырылыш булачагын Кроснояр краенда яшәүчеләр дә раслый, аларга да җирле хәрби комиссариатта шул ук сүзне сөйләгәннәр, дип хәбәр итә басма.

"Дождь"ка аудиоязманы Омскидан җибәргәннәр диелә. Исеме билгеле булмаган хатын-кыз, (ул хәрби комиссариат хезмәткәре дип фаразлана) чакырылучыларның туганнарына хәрби чакырылыш ничек узачагы турында сөйләгән. Ул "повесткалар" өч тапкыр таратылачак, "бу өч тапкырда бөтен ирләр дә тегендә булырга тиеш", дигән.

"Дождь" язуынча, залда утыручы хатын-кызларның берсе ялга китүчеләр үзләренә хәрби чакыру кәгазе килүен ничек белергә тиеш дип кызыксынган.

"Әгәр ул кичә киткән, ә бүген инде аның исеменә хәрби чакыру килгән икән, өч көн эчендә кире кайтырга тиеш, юкса 15 елга иректән мәхрүм итүче җинаять җаваплылыгы була", дип җавап биргән хәрби комиссариат хезмәткәре.

"Беркем качып кала алмый, беркем яшеренә алмый, беркемне дә онытмаячаклар, бөтен кешене табачаклар", дип белдергән ул диелә басма хәбәрендә.

Русиядә 21 сентябрьдә игълан ителгән өлешчә мобилизациянең бүген өченче көне.

Төбәкләрдән килеп ирешкән хәбәрләргә күрә, бу яшьтән өлкәнрәк булучыларга һәм элегрәк гаскәрдә булмаучыларга да хәрби чакыру кәгазьләре килгән.

Русия саклану министры Сергей Шойгу өлешчә мобилизация кысаларында Украинадагы сугышка резервтагы 300 мең хәрбине җибәрәчәкләрен белдергән иде. Әмма президент хакимиятендәге чыганакларына сылтама белән "Новая газета. Европа" чынлыкта президент фәрманының яшерелгән пункты миллион кешене гаскәргә чакырырга мөмкинлек бирәчәк дип язды.

Кремль сүзчесе Дмитрий Песков моны "ялган мәгълүмат" дип атады.

  • 24 февральдә Владимир Путин фәрманы белән Русия гаскәрләре Украинага бәреп керде. Мәскәү Украинада басып алу сугышы алып баруын кире кага һәм моны "махсус операция" дип атый.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG