Accessibility links

Кайнар хәбәр

Саха халкы конгрессы Путиннан төньякта яшәүче аз санлы асаба халыкларны мобилизациядән азат итүне сорый


Саха конгрессы рәисе Иван Шамаев
Саха конгрессы рәисе Иван Шамаев

Саха халкы конгрессы рәисе Иван Шамаев язган хатта мобилизациянең хәрби хезмәт турындагы федераль кануннарны һәм кеше хокукларын тупас бозып алып барылуы әйтелгән.

Саха конгрессы рәисе Иван Шамаев Русия президенты Владимир Путин, саклану министры Сергей Шойгу һәм Саха республикасы җитәкчелегенә ачык хат язган. Ул Якутияне мобилизация исемлегеннән чыгаруны сорый. Мөрәҗәгатьне Якутиянең Кырдьык.ру Telegram-каналы чыгарды.

Шамаев 21 сентябрьдә игълан ителгән өлешчә мобилизациянең тулы куәтенә, әмма хәрби хезмәт турындагы федераль кануннарны һәм кеше хокукларын тупас бозып алып барылуын әйткән. "Мобилизациядән азат ителгәннәр һәм чакырылуы кичектерелеп торырга тиешле кешеләр дә чакырылды, Якутиянең болай да кеше әз яши торган төньяк районнарында ир-атлар калмау куркынычы туды" диелгән хатта.

Иван Шамаевны төбәкләрдән, җирлекләрдән хәрби чакырылышка җәлеп ителәсе кешеләрнең саны да борчый.

"Саклану министрының рәсми белдерүендә резервтагы 300 мең хәрбине чакырачаклары әйтелә. Бу саннарга карап фикер йөртсәк һәм саклану министрлыгы мобилизация йөген җирлектә, районда, субъектта ничә кеше яшәвенә карап "пропорциональлек принцибы" белән билгеләячәк дисәк, Русиянең 1000 кеше яшәгән җирлегеннән 2 кеше чакырылырга тиеш. Саха респубикасыннан исә (якутия) 2000ләп кеше", диелә хатта.

Әмма Шамаев "пропорциональлек принциплары" сакланмауга борчу белдерә. Ул мөрәҗәгатендә Якутиядән мобилизацияләнүчеләрнең санын халыкка чыгаруны сораган.

"Якутиянең күпчелек өлеше Русиянең Арктика зонасына карый, андагы табигать-климат шартлары кырыс, еш кына гадәттән тыш табигый казалар чыга, шуңа күрә Саха республикасын мобилизация исемлегеннән чыгарырга кирәк. Якутиянең азык-төлек белән тәэмин итү өлкәсендә эшләүчеләрне – ат, терлек, болан асраучылар, балыкчылар аучыларны, сәламәтлек саклау һәм мәгариф өлкәсендә эшләүчеләр, авиация, юл, нефть-газ, энергетика тармагында эшләүчеләрне мобилизациядән азат итүне сорыйбыз", диелә хатта.

Мөрәҗәгать авторы Төньякның аз санлы асаба халыкларын да сугыштан азат итәргә кирәк дип белдергән.

Дөнья татар конгрессы һәм Дөнья башкортлар корылтае мондый ачык хатлар язмады. Татар конгрессы быел августта чираттагы корылтаенда Русиянең Украинадагы сугышын хуплап резолюция кабул ителде.

Русиядә 21 сентябрьдә игълан ителгән мобилизациянең бүген дүртенче көне. Президент Владимир Путин имзалаган фәрманда ул өлешчә дип атала.

Саклану министрлыгы аңлатмаларында запастагы 25 яшькә кадәр солдатлар, 50 яшькә кадәр офицерлар чакырылачак диелә.

Шулай да төбәкләрдән килеп ирешкән хәбәрләргә күрә, бу яшьтән өлкәнрәк булучыларга һәм элегрәк гаскәрдә булмаучыларга да хәрби чакыру кәгазьләре килгән.

Бәйсез матбугат чаралары, активистлар һәм хокук яклаучылар бигрәк тә милли республикалардан күбрәк ирләрне җәлеп итәләр дип белдерә.

Сугышка чакырылачак кешеләрнең саны да билгеле түгел. Путин фәрманында яшерен 7нче пункт бар. "Новая газета. Европа"ның президент хакимиятендәге чыганагы бу пунктта миллион кеше турында сүз бара дип белдерде. Кремль моны кире кага, саклану министры Сергей Шойгу исә 300 мең кеше чакырылачак диде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG