Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан һәм Русия басып алган Лисичански шәһәренең фетнәчел хакимияте килешү төзегән


2010 елгы мәгълүматларга караганда, Лисичански шәһәрендә 106 мең кеше яшәгән
2010 елгы мәгълүматларга караганда, Лисичански шәһәрендә 106 мең кеше яшәгән

Республиканың дәүләт сайтлары бу хакта әлегә язмый.

Татарстан премьер-министры Алексей Песошин һәм Русия басып алган Украинаның Лисичански шәһәре мэры вазифаларын башкараучы Андрей Скорый белән хезмәттәшлек турында килешү имзалаган. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Очрашу Луһанскиның хөкүмәт йортында узган диелә. Очрашуда фетнәчел "ЛНР" башлыгы Леонид Пасечник катнашкан. Ул Русия халыкларының "дустанә гаиләсенә кайтуына" өмет белдергән

Песошин Татарстан делегациясе белән Лисичанскига сәфәр кылачагын әйткән.

"Мәгълүмат тупланган, беренче адымнар билгеләнгән. Беренче мөмкинлек булуга, без шушы эш (шәһәрне төзекләндерү) белән шөгыльләнәчәкбез", дигән ул.

Шул ук вакытта әлеге килешү турында Татарстанның рәсми сайтларында хәбәр ителмәде.

Июльдә Украинаның Луһански өлкәсендә Русия хәрбиләре басып алган Лисичански мэры вазифаларын вакытлыча үтәүче Андрей Скорый Татарстан шәһәрне үз карамагына шефлыкка алачак дигән иде. Республикадан белгечләр шәһәрне өйрәнүләре һәм инфраструктураны торгызачаклары әйтелде. Соңрак Татарстан президенты сүзчесе рәсми карар булмавын хәбәр итте.

Татарстан Дәүләт шурасының соңгы утырышында президент Рөстәм Миңнеханов "Русия президенты фәрманы белән без Лисичански өчен җавап бирәбез" дип бу хәбәрне раслады. Татарстанның премьер-министры яңа урынбасары итеп билгеләнгән Евгений Варакин Русия басып алган Украинаның Лисичански өчен җаваплы булачагы әйтелде.

Моңа кадәр Татарстанның элекке сәүдә һәм сәнәгать министры урынбасары Тимур Саматов "ЛНР"да сәнәгать һәм сәүдә министры итеп билгеләнгән иде.

Башкортстан Луһански өлкәсенең Хрустальный (Красный Луч) шәһәрен үз карамагына алды.

Быел мартта Русия Федерация шурасында фетнәчел "ДНР" һәм "ЛНР"ның инфраструктурасын торгызуга чыгымнар өч елда 1,5 трлн сум булыр дип бәяләгәннәр иде. Акчаларны шул исәптән дәүләт бюджетыннан бүлеп бирмәкчеләр.

2010 елгы мәгълүматларга караганда, Лисичански шәһәрендә 106 мең кеше яшәгән. Җанисәп белешмәсенә ярашлы, шәһәр бүлгесендә яшәүчеләрнең 70 процентка якынын украиннар тәшкил иткән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG