Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстаннан Тимур Саматов "ЛНР"да сәнәгать һәм сәүдә министры итеп билгеләнгән


Луһанский өлкәсендә Лисчинаски шәһәре
Луһанский өлкәсендә Лисчинаски шәһәре

Саматов Татарстанда сәүдә һәм сәнәгать министры урынбасары иде. 

"ЛНР" дип аталган үзбилгеләнгән төбәк башлыгы Леонид Пасечник Тимур Саматовны "ЛНР" сәүдә һәм сәнәгать министры итеп билгеләү турында фәрман имзалаган. Саматов Татарстанда сәүдә һәм сәнәгать министры урынбасары иде.

Пасечник сүзләренчә, "ЛНР" "тулысынча азат ителгәннән соң" Русия белән актив интеграция һәм республиканың икътисади куәтен торгызу - төп бурычлар. Саматов әлеге мәсьәләләрне хәл итүдә катнашачак. Бу хакта Пасечник үзенең телеграм каналында хәбәр итте.

Тимур Саматов 1992 елда Казанда туган. Плеханов исемендәге Русия икътисад университетын тәмамлаган. 2016 елдан бүгенге көнгә кадәр Татарстанның сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары.

Июльдә Украинаның Луһански өлкәсендә Русия хәрбиләре басып алган Лисичански мэры вазифаларын вакытлыча үтәүче Андрей Скорый Татарстан шәһәрне үз карамагына шефлыкка алачак дигән иде.

Соңрак Татарстан президенты сүзчесе Лилия Галимова республика хакимиятләре Лисичанскины үз карамагына алу турында әлегә рәсми карар кабул итмәде диде.

Башкортстан Луһански өлкәсенең Хрустальный (Красный Луч) шәһәрен үз карамагына алды.

Быел мартта Русия Федерация шурасында фетнәчел "ДНР" һәм "ЛНР"ның инфраструктурасын торгызуга чыгымнар өч елда 1,5 трлн сум булыр дип бәяләгәннәр иде. Акчаларны шул исәптән дәүләт бюджетыннан бүлеп бирмәкчеләр.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG