Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Дошманны җиңү өчен 3 дога": Татарстан мөфтияте мобилизацияләнгән сугышчылар өчен догалар чыгарды


Илбасарлар өчен догаларда “дошманны җиңү”, “аларны (Украинаны) бетерергә ярдәм сорыйбыз” дигән сүзләр бар.

Татарстан Диния нәзарәте Русиянең Украинада сугыш алып бару өчен мобилизацияләнгән сугышчылары һәм аларның якыннары өчен догалар чыгарды. Бу хакта мөфтият сайты хәбәр итә.

Русия илбасарларына кушылучы солдатларга мөфтият "дошманны җиңү өчен 3 дога", "ватанны саклаучылар", "юлга чыкканда" дип аталган төрле юнәлештәге догалар укырга киңәш иткән. Аларда "дошманны җиңәргә ярдәм ит", "аларның бердәмлеген таратып ташла", "аларны бетерергә ярдәм сорыйбыз" дигән сүзләр бар.

Русия гаскәренә баручы солдатларның ир туганнары, уллары һәм ире өчен әйтелә торган догалар аерым бирелгән. Анда "гаделсезлеккә юл куймауны" һәм "исән-имин кайтуны" теләү бар.

Узган атнада Татарстан мөфтияте мөселманнарга Русиянең Украинадагы сугышында катнашуны рөхсәт итүче фәтвә чыгарды. Өлешчә мобилизация турындагы фәрманны үтәү исламга каршы килмәвен әйтте.

Русиядә игълан ителгән өлешчә мобилизация уңаеннан руханилар да беренче көннәрдән үк мөселманнарга мөрәҗәгать итә башлады. Күбесе Путин фәрманын хуплый. Йә турыдан-туры буйсынырга чакыра, яисә уратыбрак, бу эшне Аллаһка тапшырырга киңәш итә.

Украинаның элекке мөфтие Сәид Исмәгыйлев Русиядәге мобилизация уңаеннан Русия мөселманнарына мөрәҗәгать итеп сугышка барудан качарга чакырды. Ул "Кремльнең империячел амбицияләре" һәм "Путин өчен үләргә, инвалид булырга телисезме?" дигән сорау куйды.

Мондый хәлгә калмас өчен ул ике юл күрсәтә. Беренчесе — мобилизациядән качу. Икенчесе — әгәр инде сугышка киткәнсез икән, әсир төшү.

23 сентябрьдә шулай ук Үзбәкстан мөселманнары идарәсе дә республика ватандашларын Украинадагы сугышта катнашудан тыелырга чакырды.

"Монда катнашучылар Аллаһка каршы шайтан сугышчылары рәтендә булачак. Моннан тыш, безнең кануннар чит ил дәүләтләренең хәрби структураларында катнашуны тыя", диелгән идарә белдерүендә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG