Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ак йорт сүзчесе: Русиядән китүчеләргә АКШта сыену бирергә мөмкиннәр


Ак йорт сүзчесе Карин Жан-Пьер
Ак йорт сүзчесе Карин Жан-Пьер

Шул ук вакытта Жан-Пьер "һәр гариза аерым тәртиптә каралачак" ди.

Президент Владимир Путин игълан иткән мобилизациядән качып китүче русияләр АКШтан сыену урыны сорап гариза бирә ала, дип белдерде Ак йорт сүзчесе Карин Жан-Пьер. Ул Америка хакимиятләре "барлык сыену урыны эзләүчеләрне дә" хуплый дип искәртте.

Шул ук вакытта Жан-Пьер "һәр гариза аерым тәртиптә каралачак" ди.

Элегрәк Германия хакимиятләре дә шундый белдерү белән чыккан иде. Германиядә сыену урынын "Русия гаскәренең дезертирлары" һәм "Путин режимына каршы булучылар" сорый ала, дип белдерделәр.

Шуңа да карамастан, әлегә Русиянең бу категориягә караган ватандашлары өчен махсус виза яки сыену урыны бирү турында рәсми карар юк. Бу карарны кабул итү-итмәү мәсьәләсе бер ай эчендә хәл ителер дип ниятләнә.

Европа берлегенең кайбер илләре, аерым алганда Латвия һәм Чехия мобилизациядән качучы русияләргә визалар бирмәячәген әйтте.

21 сентябрьдә президент Владимир Путин Украинадагы сугышны дәвам итү өчен, Русиядә өлешчә мобилизация игълан итте.

Мобилизация игълан ителгәч меңләгән кеше Русиядән күчеп китте, башка илләр белән чикләрдә күп километрларга сузылган машина тыгымнары хасил булды.

Русиядән китүчеләр арасында татар-башкортлар да шактый. Читтә яшәүче милләттәшләре аларга ярдәм кулы суза башлады. Кемдер вакытлыча үз өендә сыендыра, кемдер документларны тәртипкә китерергә булыша, эш табарга ярдәм итә, чикне узарга җыенучыларга киңәшләр бирә.

Мобилизация игълан ителгәч, беренче дүрт көндә Русиядән 261 мең ир-ат киткән дип язды "Новая газета. Европа" басмасы, Русия президенты хакимиятендәге чыганагына сылтама белән. Бу мәгълүмат рәсми расланмаган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG